Казанда «Газпром» ААҖ белән «Петровьетнам» НГК координацион комитеты утырышы беркетмәсе имзаланды

16.07.2015

Бүген Казан Кремлендә «Газпром» ААҖ белән «Петровьетнам» НГК координацион комитетының VIII уртак утырышы беркетмәләре имзаланды .

Документка «Газпром» ААҖ идарәсе рәисе урынбасары Виталий Маркелов һәм «Петровьетнам» нефть һәм газ корпорациясе вице-президенты Нгуен Ву Чыонг Шон кул куйды.

Чара Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов барында узды.


"Татар-информ" МА.