Муниципалитетларга Дәүләт торак фонды программасы буенча чиратта торучылар исемлекләрендә тәртип салырга тәкъдим иттеләр: авылдагы 1200 фатирга социаль ипотекада катнашучылар тарафыннан соралмаган

30.01.2010

2010 елда Татарстан Республикасы өчен торакны кулланышка кертү буенча еллык бирем узган ел дәрәҗәсендә – 2 млн. кв. метр күләмендә билгеләнде. Бүген бу турыда республикада торакны кулланышка кертү һәм капиталь ремонт ясау буенча киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Андрей Ясько хәбәр итте.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында Татарстанның барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында үтте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
БТИ мәгълүматлары буенча, 2010 елның 29 нчы гыйнварына республикада югары әзерлек дәрәҗәсендәге торак йортлар буенча 1 млн. 444 мең кв. метр күләмендә резерв бар, шул исәптән 768 мең кв. метр – күп катлы торак, 676 мең кв. метр – индивидуаль йортлар.
Казанда югары әзерлек дәрәҗәсендәге торак йортлар буенча резерв 842 мең кв. метр тәшкил итә, шул исәптән 585 мең кв. метр – күп катлы торак, 257 мең кв. метр – индивидуаль йортлар.
Андрей Ясько социаль ипотека программасы буенча (Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды) торакны кулланышка кертү планының 606 мең кв. метр тәшкил итүен искәртеп узды. Финанслауның тулаем күләме 12 млрд. сум тәшкил итә.
Шул исәптән 400 мең кв. метры Казанга, 58 мең кв. метры Яр Чаллыга туры килә.
Яр Чаллыда социаль ипотека буенча фатирларга чиратта 5 меңнән артык кеше тору фактын исәпкә алып, әлеге шәһәрдә социаль ипотека программасы буенча торакны кулланышка кертү күләмнәрен 100 мең кв. метрга кадәр арттыру ихтималлыгы бар, дип әйтте Андрей Ясько. Аның сүзләренә караганда, торак төзү күләмнәрен арттырмый торып, өч ел эчендә Яр Чаллыдагы программаның барлык катнашучыларын да торак белән тәэмин итү мөмкин түгел.
Шул ук вакытта ул муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренә Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды программасы буенча чиратта торучылар исемлекләрендә тәртип салырга тәкъдим итте. Шулай, өч ай һәм аннан да артык вакыт дәвамында социаль ипотека буенча түләүләр башкармаган гаиләләр бар, һәм аларга карата карарлар кабул итәргә кирәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды мәгълүматлары буенча, 1 мең 217 фатирга (нигездә, авыл муниципаль районнарында) социаль ипотекада катнашучылар тарафыннан сорау булмаган. Төп сәбәбе – тиешле керемнәр булмау. Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы федераль үзәккә билгеләнгән фатирларны сату тәкъдиме белән чыккан, әмма алар буенча әлегә карар юк. Шул сәбәпле алга таба социаль ипотека программасының төп бурычы катнашучылар арасында сорау булган җирләрдә төзүдә булырга тиеш. Ә бу – зур шәһәрләр: Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрына социаль ипотека буенча булган авылдагы соралмаган фатирлар белән бәйле хәлне чишәргә кушты.
Моннан тыш, ул муниципалитетларның башлыкларына программа буенча чиратта торучылар исемлегенә аеруча игътибарлы булырга тәкъдим итте. “Йортларыгыз буш һәм кирәксез торган килеш ничек инде сез 2010 елда торак төзү өчен гаризалар бирәсез”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов муниципалитетларга. Ул, 4 февраль көнне Татарстан Республикасы Президенты каршында Дәүләт торак фондының Попечительләр советы үткәрелү билгеләнгәнен искәртеп, оператив рәвештә әлеге сорау буенча карар кабул итәргә тәкъдим итте.
Анннары Андрей Ясько социаль ипотека буенча Казанда торак төзелешен аеруча нык контрольгә алырга тәкъдим ясады. Бу Казандагы социаль ипотека буенча торакның, Җиңүнең 65 еллыгы алдыннан торак шартларын яхшырту өчен ветераннар тарафыннан сайлап алынуы белән дә бәйле. Шул рәвешле, ветераннар сайлап алган фатирлы йортлар үз вакытында тапшырылырга тиешләр, ә бу җитди куркыныч тудыра, дип саный Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары. Ул шунда ук ветераннарның торак шартларын яхшырту өчен бирелгән субсидиянең Татарстан Республикасы Дәүләт торак фондына инде күчерелгән булуын искәртте.
Андрей Ясько 2010 елга социаль ипотека программасының 1 млрд. сумнан артык дефицит белән формалашуын хәбәр итте, бу кайбер предприятиеләрнең Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды белән 2010 елга килешү төземәгән булулары белән бәйле.
Видеоконференцэлемтә барышында Алабуга шәһәре мэры Илшат Гафуров та социаль ипотека программасы буенча торак төзелеше күләмнәрен арттыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте - чөнки шәһәрдә социаль ипотека буенча чират шулай ук бик югары, Бөек Ватан сугышы ветераннары да социаль ипотека кысаларында үз торак шартларын яхшырту теләген белдергәннәр.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте