Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Давостагы Бөтендөнья икътисади форумга нигез салучы Клаус Шваб әфәнде белән очрашты
27.01.2010
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Давостагы Бөтендөнья икътисади форумга нигез салучы Клаус Шваб әфәнде белән очрашты.
Очрашу барышында сүз дөнья икътисады хәле, икътисади кризистан чыгу перспективалары һ.б. турында барды.
Очрашу тәмамлануга тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр иткәнчә, Клаус Шваб әфәнде 2010 елда Казанга килү ниятен белдерде. Бөтендөнья икътисади форумга нигез салучы профессор Швабның Татарстан каласына визиты сроклары турында әлегә сөйләшү бара. Якынча план буенча, визит Сабан туе милли бәйрәменә (июнь) туры китерелергә мөмкин яисә 2010 елның көзендә булачак.
Татарстан Республикасы Хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнехановның, 40 нчы Бөтендөнья икътисади форумда катнашу өчен, Швейцариядә өч көнлек визит белән булуын искә төшерәбез. Татарстан исеменнән икътисади форумда “КамАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхәветдинов, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов та катнашалар.
Белешмә өчен:
2008 елның көзендә (2008 елның 12 нче сентябрендә) Клаус Шваб әфәнденең Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов чакыруы буенча Татарстанда ике көнлек визит белән булуын искә төшерәбез (тулырак - http://prav.tatar.ru/tat/index.htm/news/21260.htm). Казанга сәфәре кысаларында Клаус Шваб әфәнде Татарстан бизнес-элитасы вәкилләре белән очрашты (Казан Ратушасы), Ленин исемендәге Казан Дәүләт Университетында булды, анда “Киләчәк чакырулары: дөнья җәмгыяте җаваплылыгы” лекциясе белән чыгыш ясады.
Профессор Клаус Шваб (Klaus Schwab) (1938 елда туган) – икътисадчы, Швейцария гражданины. Бөтендөнья икътисади форумга нигез салучы һәм аның алыштыргысыз президенты (1971 елдан бирле). 1938 елның 30 нчы мартында Ревенсбург немец шәһәрендә туган. 1962 елда машина төзү белгечлеге буенча Федераль Швейцария институтын тәмамлаган, 1963 елда Фрибург университетында (Швейцария) икътисад һәм социаль фәннәр буенча диплом алган. Фрибург университетында машина төзү һәм икътисад буенча диссертация яклаган, Гарвард университетында дәүләт идарә итү магистры званиесенә уку курсларын үткән. 1969 елда Женева халыкара менеджмент институтында гомуми менеджмент профессоры буларак билгеләнгән. 1972 елдан бирле Женева университетында эшлекле админстрацияләү буенча белем бирә. Гарвард университеты һәм Массачусетс технология итститутының (АКШ) академик тормышында актив катнаша. Джордж Сорос кебек, Карл Поппер идеяларын дәвам иттерүче булып тора.
Белем бирү, Бөтендөнья икътисади форум җитәкләү һәм берничә коммерцияле предприятиеләрнең оештыру структураларында әгъза булуны берләштерә. Шулай итеп ул “Уорлд линк” (World Link) журналының – Давос бөтендөнья икътисади форумының рәсми басмасы - редакция советы әгъзасы булып тора, “Си-М-Эйч” (SMH) Швейцария компаниясе, Цюрихтагы “Вонтобель” (Vontobel) хосусый банкы, шулай ук Бөтендөнья икътисади форум белән стратегик альянсны формалаштырган берничә интернет-компаниясенең директорлар советына керә.
1998 елда үзенең хатыны Хильда Шваб белән бергә Социаль эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча Шваб фондына (The Schwab Foundation for Social Enterpreneurship) нигез салган, фонд заманнның социаль мәсьәләләрен чишүгә иң яхшы өлеш керткән өчен акча премияләрен бирә.
Заманча бизнесның икътисады, стратегиясе һәм тактикасы буенча 5 зур хезмәт һәм күпсанлы публикацияләр авторы.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте