Яр Чаллыдагы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсен реконструкцияләүнең икенче этабы 2010 елның ноябрь аенда тәмамланачак
26.01.2010
2010 елның ноябрь аенда Яр Чаллыдагы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсен реконструкцияләү эшләрен, шул исәптән югары технологияле җиһазларны урнаштыру һәм монтажлауны тәмамлау күздә тотыла. Реконструкциянең икенче этабын төгәлләү өчен булган финанслауның гомуми күләме 2,2 млрд. сум тәшкил итә.
Шундый бурычны Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов куйды.
Шуны искәртәбез: Яр Чаллыдагы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсен (БСМП) реконструкцияләүнең икенче этабы Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев йомышын үтәү кысаларында башланды.
Реконструкция Яр Чаллының БСМП нигезендә Региональ югары технологияле медицина ярдәме үзәген төзү максатыннан алып барыла. Реконструкция тәмамлануга монда төньяк-көнчыгыш Татарстанда яшәүче кешеләргә (гомуми саны якынча 1,2 млн. кеше тәшкил итә) кардио- һәм нейрохирургия, онкология, травматология һәм ортопедиядә югары технологияле медицина ярдәмен күрсәтү күздә тотыла.
Медицина җиһазларын кайтартуга килгәндә, 2010 елның 20 гыйнварында Яр Чаллының “Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе” дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесе һәм AJZ Engineering GmbH компаниясе (Германия) арасында медицина һәм технологик җиһазларын кайтарту буенча контрактка кул куелды.
Проектны тормышка ашыруда “Ак Барс” банкы ААҖ, “Связьинвестнефтехим” ААҖ катнаша. Контрактны финанслау “Ак Барс” банкы тарафыннан халыкара структур финанслау кысаларында Commerzbank AG (Германия) һәм Euler Hermes иминият экспорт агентлыгы (Германия) катнашында оештырылачак. Татарстан Республикасы исеменнән килешү гаранты буларак “Связьинвестнефтехим” ААҖ чыгачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте