Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында караучысыз яшүсмерләр мәсьәләләре турында фикер алыштылар

26.01.2010

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә Татарстан Республикасының Хокук бозуларны профилактикалау буенча хөкүмәт комиссиясе утырышы узды.
Утырышның төп темасы - эчке эшләр органнарында учетта торган һәм төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә һөнәр ала алмаган балигъ булмаган балаларны укыту мәсьәләсе турында фикер алышу булды.
Татарстан Республикасы эчке эшләр министры урынбасары Евгений Дәүләтшин сүзләренә караганда, бүгенге көндә Татарстанда беркайда да укымаган һәм эшләмәгән 1500 гә якын балигъ булмаган бала бар, аларның 300 гә якыны – кызлар. Хәзерге вакытта РОСТОда (ДОСААФ) 730 бала укый, укуны тәмамлаган 253 кеше Кораллы көчләрдә хезмәт итәргә җибәрелгән.
Бүгенге көндә Хөкүмәт тарафыннан яшь хәрби хезмәткә алынучыларны тулы дәүләт тәэминатында укыту мөмкинлеге табылды. Моның өчен балигъ булмаган балага хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә учетка басарга һәм, алга таба укуын дәвам итү өчен, эшсез статусын алырга кирәк. Читтән килеп укучылар Казан югары хәрби-команда училищесы базасында, ә казанлылар - Усад, Аксубай, Сарман, Апас һәм Чистай районнарында РОСТО (ДОСААФ) уку йортлары базасында бушлай белем алачак, беренче этапта Казан танк училищесы да җәлеп ителәчәк.
Равил Моратов фикеренчә, беренче вакытта төп көчләрне 16–18 яшьлек егетләрне укытуга юнәлтергә кирәк. Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары муниципаль район башлыкларына беренче агымга кемнәр эләгүен билгеләргә һәм балигъ булмаганнарга кырыс дисциплинага өйрәтергә таләп итте.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы