Финанс, салым һәм казначылык органнарының уртак коллегиясендә Татарстан Премьер-министры муниципалитетларны бурычка алмаска чакырды

26.01.2010

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәтенә 2009 елда күрсәтелгән финанс ярдәм өчен рәхмәтен белдерде. Бу турыда ул бүген Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәләре коллегияләренең уртак утырышында хәбәр итте.
Утырыш “Ак Барс” мәдәни үзәгендә узды, анда Россия финанслар министры урынбасары Антон Силуанов катнашты.
“Узган ел Татарстан Республикасы өчен катлаулы булды, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. – Республикада тулай төбәк продукты (ВРП), сәнәгатьтә җитештерү кебек мөһим күрсәткечләр түбән төште. Шуңа карамастан, без агымдагы чыгымнарны финанслауга ирештек.”
Татарстан Республикасы Премьер-министры федераль хөкүмәткә төбәкләрдә кризиска каршы программаны, бигрәк тә хезмәт базарында киеренкелекне киметү, иҗтимагый эшләрне оештыру буенча программаны тормышка ашырган өчен рәхмәтен белдерде. Әлеге программа кысаларында якынча 3 млрд. сум җәлеп ителгән, 300 меңгә якын кешенең мәшгульлеген тәэмин итү мөмкин булган, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Җитди ярдәм республикада автомобиль һәм машина төзелешенә күрсәтелде. Шулай итеп, “КамАЗ” һәм “Соллерс” ААҖ ләренә федераль заказ урнаштыру, бер яктан, җитештерүчеләргә ярдәм итте, икенче яктан, дәүләт ихтыяҗлары өчен (министрлыкларга, ведомстволарга) махсуслаштырылган техника, янгын сүндерү һәм коммуналь машиналар, мәктәп автобусларын сатып алырга мөмкинлек бирде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры республикада “Лизинг-грант” программасын уңышлы итеп тормышка ашыруны да билгеләп үтте. Программа кысаларында акча алу (җиһазларны лизингка сатып алу) конкурсында катнашу өчен, 1700 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты гариза тапшырган. “Лизинг-грант” программасы ярдәмендә республикада 4 мең эш урыны булдырылган. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, программа бигрәк тә кризис шартларында зур кулланылыш тапкан.
Алга таба Татарстан Хөкүмәте башлыгы республикада 185 номерлы федераль законын (Торак-коммуналь хуҗалыкны төзекләндерүгә ярдәм итү фонды турында) уңышлы итеп тормышка ашыруны һәм күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясауны билгеләп үтте. Барлык чыганаклардан да финанслауны исәпкә алып, Татарстанда капиталь ремонт ясау программасына 9,7 млрд. сум тотылган, 2400 күп фатирлы йортка ремонт ясалган, ремонт ясауга 26 мең кеше җәлеп ителгән.
“Капиталь ремонт төзелеш тармагы өчен җитди ярдәм булып чыкты,” – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук республикада 2013 елгы Универсиадага әзерләнү баруын искәртеп узды, һәм спорт объектларын төзү дә шулай ук республика халкын эш белән, материаллар бирүчеләрне заказлар белән тәэмин итә.
“Универсиада өчен бирелгән акчаларны без тулысынча тоттык, - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. Соңгы траншны 2009 ел ахырында алдык.”
Татарстан Республикасы Премьер-министры Түбән Кама шәһәрендә Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексын төзү проектында тукталды. Аны “Татнефть” ААҖ алып бара. 2009 елда проект буенча төзү-монтаж эшләре генә 22 млрд. артык сумга башкарылган.
Гомумән, салым, финанс һәм казначылык ведомостволарның килешенгән эше безгә агымдагы барлык йөкләмәләрне башкарып чыгарга мөмкинлек бирде, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. Республикада 90 нчы еллар ахыры хәле - предприятиеләр һәм эшмәкәрләрнең салым һәм төрле фондларга кертүләр түләүдән теләсә нинди юллар ярдәмендә качкан чак - кабатлануы күзәтелмәде.
Алга таба Татарстан Республикасы Премьер-министры 2010 елның да икътисад өчен җиңел булмаячагы фаразлануын билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, әлегә машина һәм автомобильләр төзү кебек тармакларда позитив тенденцияләр күзәтелми. “Чыдамлык запасы, кризис башланган вакытка караганда, бездә кимрәк, һәм шуннан чыгып, үз эшебезне формалаштырырга кирәк,” – дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.
Ул муниципалитетларны “акча үзләшләштерү өлкәсендә яхшы уйланган сәясәткә” чакырды. Мисал буларак ул бурычлар булу сәбәпле катлаулы хәлдә калган Казан шәһәре муниципаль берәмлеген китерде.
Салым ведомствосы эше турында доклад белән Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сәфиуллин чыгыш ясады.
Консолидацияләнгән һәм республика бюджетларының керемнәре һәм чыгымнары турында җентекле доклад белән Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Гыйззәтуллин чыгыш ясады (пресс-релизны карагыз - http://prav.tatar.ru/tat/pressa/news-release.htm/press-release/132241.htm).
Бюджет формалаштыруга якын килүләрдәге үзгәрешләр турында Россия финанслар министры урынбасары Антон Силуанов сөйләде.
Аерым алганда, ул шуны хәбәр итте: илдә бюджет планлаштыруның программ принцибын ныгыту, яисә бюджетны озак сроклы максатчан программаларга киредән форматлаштыру (2011 елдан башлап) күздә тотыла.
Без бюджетны программа принцибыннан чыгып формалаштыру кирәк дип саныйбыз, диде ул. Уйланган ният буенча, бюджет акчаларының кая тотылуын, аларны ни рәвешле нәтиҗәлерәк кулланырга кирәген төгәлрәк билгеләргә мөмкинлек бирер.
Чыгымнар нәтиҗәлелеген бәяләү өчен, контрольдә тоту функцияләрен аерымлау күздә тотыла.
Бюджет системасын камилләштерүнең киләсе этабы – дәүләт хезмәтләрен күрсәтү. Конкуренция мохитен булдыру өчен, бюджет учреждениеләрен реформалауда сметалы финанслаудан баш тарту күздә тотыла. Шулай итеп, Антон Силуанов сүзләренә караганда, автономияле һәм бюджет учреждениеләр субсидияләргә күчерелергә мөмкин, казна учреждениеләрендә сметалы финанслау сакланды.
Россия Федерациясе финанслар министры урынбасары шуны билгеләп үтте: Россиядә дәүләт сатып алулары системасы камилләштереләчәк, дәүләт-хосусый партнерлык бизнес белән хезмәттәшлек итүнең нәтиҗәле механизмы буларак алга таба үсеш алыр.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте