Рөстәм Миңнеханов Татарстанда иң заманча уку автодромын ачты

25.01.2010

Бүген Казанда “Метроэлектротранс” МУП һөнәри лицее базасында автомобиль йөртү осталыгына өйрәтү автодромы ачылды. Ачу тантанасында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Яңа автодром Татарстанда үзенә күрә беренче корылма булып тора. 0,9 гектарлы мәйданда юл тамгалары, юл билгеләре булган һәм яктыртылган уку юллары урын алган. Автодромда мөмкин булган юл чатлары (шул исәптән светофор көйләнешле) гына түгел, эстакада да, тимер юл аермасы да бар.
Автодром электрон системалар белән мул җиһазландырылган. Трассаның үзендә датчиклар һәм видеокүзәтү системалары бар, моннан тыш, видеокамералар уку автомобильләрендә дә тора. Укучыларга үзлектән әзерләнү өчен трасса янында электрон мәгълүмати терминал урнашкан. Укуны контрольдә тоту өчен, бөтен мәгълүмат җыела торган махсус диспетчер пункты җиһазландырылган.
Яңа комплекс составына 5 уку автомобиле, автобус һәм 1 инвалидлар өчен автомобиль керә.
Автодромда уку үтәргә генә түгел, имтиханнар бирергә дә мөмкинлек булачак: әлеге комплекс Татарстанда беренче булып Россиянең яңа B, С, D категорияләренә имтиханнар бирү методикасы таләпләренә туры килә. Электроника күплеге тышкы кеше факторының имтиханнар нәтиҗәләренә йогынты ясау мөмкинлеген булдырмый: мәгълүмат кырыс компьютерда туплана, шуннан соң ЮХИДИ гә тапшырылырга мөмкин.
Яңа автодромның символик кызыл тасмасын бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һәм “Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Әсфән Галәвов кистеләр. Рөстәм Миңнеханов автодром буйлап уку автомобиле руле артында йөргән беренче кунак, ә Илсур Метшин һәм Әсфән Галәвов әлеге “уку” сәфәрендә Премьер-министрның пассажирлары ролендә булдылар.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы һәм Казан мэры шулай ук “Метроэлектротранс” МУП лицееның үзендә дә булдылар. Кунаклар студентлар белән аралаштылар, шулай ук лицейның бай техник базасын - автомобиль двигателенең гамәлдәге стенд моделен, машина йөртүчеләр өчен компьютер тренажерларын - карап чыктылар.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы