Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин: Татарстанда торак шартларын яхшырту буенча сугыш ветераннарын учетка кую эшендә волонтерлар җәлеп ителде
25.01.2010
Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин Җиңүнең 65-еллыгы алды көннәрендә республикада яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча комментарий бирде.
Айрат Шәфигуллин сугыш ветераннарының торак шартларын яхшырту эшенең план кысаларында алып барылуын хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, Татарстанда “программаны киңәйттеләр, “Арзан торак” программасында катнашу аша, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды аша торакны балалар белән бергә алу мөмкинлеген булдырдылар”.
“Арзан торак” программасы аша торак шартларын яхшырту ветераннарга каралган субсидия кысаларында күбрәк квадрат метр алу мөмкинлеген бирә, әлеге субсидия республика өчен 943,2 мең сум тәшкил итә (бер ветеранга).
“Арзан торак” программасы кысаларында 1 кв.метр бәясе 22 мең сум тәшкил итүен, норматив буенча 26,2 мең сум каралуын исәпкә алып, ветеран 36 түгел, ә 43 кв.метр ала ала (бер бүлмәле фатир мәйданы).
“Ветераннарның торак алулары яхшы темплар белән бара”, - дип белдерде Айрат Шәфигуллин.
Аның сүзләренә караганда, 2005 елның 1 нче мартына кадәр торак шартларын яхшырту өчен учетка баскан кешеләр арасында торак алу регистрында 218 кеше калган (соңгы мәгълүматлар буенча). Алар арасында 198 ветеран тиешле белдерү кәгазьләрен алганнар инде. Тагын 20 ветеран буенча торак белән тәэмин ителүгә мохтаҗлыкны, категориясен ачыклау буенча эш алып барыла.
2005 елның 1 нче мартыннан соң торак шартларын яхшырту буенча учетка баскан сугыш ветераннарына килгәндә, аларның Татарстан буенча саны хәзерге вакытта 5770 кеше тәшкил итә.
Исегезгә төшерәбез, аларның 1422 се – сугыш инвалидлары, 766 – сугышта катнашучылар, 15 – блокададагы Ленинградта яшәүчеләр, 3567 – сугышта катнашучыларның тол хатыннары (аларның күпчелеге авылларда яшиләр).
Россиядә 2009 елның декабрь ахырында өстәмә учетка (ягъни, 2005 елның 1 нче мартыннан соң) барлыгы 24788 кеше баскан, алар арасыннан 20 процентка якын ветеран Татарстан Республикасында яши (5770 кеше).
Ни өчен Татарстан Республикасында торак шартларын яхшырту өчен шулкадәр күп ветеран учетка баскан, дигән сорауга Айрат Шәфигуллин бу өлкәдә, аеруча урыннарда, муниципалитетларда җитди эш алып барылуын белдерде.
“Республика җитәкчелеге алга карарга тырышты, һәм сугыш ветераннарын һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннарны, аеруча авыл җирендә яшәүчеләрне учетка кую буенча зур әзерлек эшләре алып барылды”, - диде Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры. – Бүген башка регионнар да мондый эш алып барырга кирәк булуын аңладылар. Бик күп ветераннар хосусый секторда яшиләр. Бер яктан караганда, алар торак белән тәэмин ителгән дә кебек – аларның күпләренең йортлары 70 кв. метрлы. Шул ук вакытта яхшы аңлыйбыз, бу – бераз гына безнең ветераннар яшәргә тиешле шартлар түгел. Авыллардагы йортларның бер өлеше тиешле шартларда түгел, йортларда санузеллар, башка уңайлыклар юк. Без алдан ук андый ветераннар исемлеген төзүгә бардык. Һәм ветераннар турындагы федераль законга күптән түгел кертелгән үзгәрешләр безнең фикерләрне расладылар гына”.
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы бүген башка регионнарның да шундый ук нигез буенча учетка алу эшен башлауларын хәбәр итте, шул рәвешле, илдә торак шартларын яхшырту ихтыяҗы булган ветераннар саны артты.
Айрат Шәфигуллин ветераннарны учетка алу өчен документлар әзерләүдә, башка эшләрдә Татарстанда волонтерлар җәлеп ителгәнлеген дә хәбәр итте.
“Рәсмиләштерү – ярыйсы гына катлаулы процесс, - диде ул. Документларны әзерләргә, торак фондына барырга, гариза язарга, торак сайларга кирәк. Ветераннар – өлкән кешеләр, шуңа күрә безнең социаль яклау хезмәткәрләре, волонтерлар инде хәзер үк документларны рәсмиләштерү, ветераннарга ярдәм итү өчен җәлеп ителгәннәр. Учетка баскан ветераннар саны – барлык хезмәтләрнең дә яхшы сыйфатлы эше нәтиҗәсе. Волонтерлар хәзер дә эшкә җәлеп ителделәр, аннары да ветераннарга ярдәм күрсәтәчәкләр”.
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры аңлатма биреп китте: әгәр ветеранның торак шартларын яхшыртуга документлар пакеты әзерләнеп бетсә, ә ветеран, өлкән яшьтә һәм сәламәтлеге начар булу сәбәпле вафат булса, сайлап алынган торак (субсидия) бәясе мирас буенча күчә ала.
“Әгәр ветеран барлык тиешле документларны рәсмиләштерергә һәм тапшырырга өлгергән икән, ул вакытта субсидия бәясе (943,2 мең сум) яңа торак бәясен түләп бетерүгә китә һәм мирас буенча күчә, - диде Айрат Шәфигуллин. Бу сугышта катнашучыларның төп теләкләре – торакны мирас итеп балаларга һәм оныкларга калдыру. Ник дигәндә, ветераннар моңа лаеклы”.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте