Россия Федерациясе Региональ үсеш министры Виктор Басаргин: торакны яхшырту буенча өстәмә рәвештә учетка баскан сугыш ветераннарының биштән бер өлеше Татарстанда яши
25.01.2010
Бөек Ватан сугышы ветераннары алдындагы торак шартларын яхшырту өлешендәге йөкләмәләрне Җинү Көне алдында Россия Федерациясенең 16 субъекты үтәде инде. Бу турыда Россия субъектлары җитәкчеләре белән видеоконференция режимындагы киңәшмәдә Россия Федерациясенең региональ үсеш министры Виктор Басаргин белдерде.
Татарстан Республикасыннан киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Киңәшмә барышында Виктор Басаргин 2005 елның 1 нче мартына кадәр учетка баскан ветераннар алдында йөкләмәләрне Алтай, Ингушетия, Хакасия, Камчатка төбәге, Амур өлкәсе һ.б. үтәгәннәр. Саха-Якутия, Кемерово һәм Нижегород өлкәләре графиктан алда баралар, кайбер регионнар артта калып бара (Калмыкия, Тува).
Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү өчен 2010 елда 19 млрд. сум өстәмә финанслау кирәк, дип хәбәр итте Виктор Басаргин. Бу күп кенә ветераннарның торак шартларын яхшырту учетына басулары белән бәйле (ягъни инде 2005 елның 1 нче мартыннан соң).
Шул рәвешле, тулаем Россия буенча 2005 елның 1 нче мартына учетта 29 мең ветеран булган. 2009 елның декабрь ае ахырына учетка өстәмә 24788 кеше басканнар (2009 елның сентябрендә – 9691 кеше, ноябрендә – инде 18 меңнән артык кеше басканнар).
Без даталар буенча чикләүләрне алдык, һәм бүген ветераннарны исәптә тотуның яңа системасы кулланыла, диде Виктор Басаргин.
Ул өстәмә учетка баскан 20 процентка якын ветеранның (ягъни 2005 елның 1 мартыннан соң) Татарстан Республикасында яшәүләрен аеруча ассызыклады (5770 кеше).
Россия Федерациясе региональ үсеш министры ветераннарны торак белән тәэмин итү мәсьәләсенең ил җитәкчелегенең аеруча нык контролендә торуын белдерде. Әлеге пункт дәүләт хакимияте органнары эше нәтиҗәлелеген бәяләгәндә өстенлекле булачак, диде ул.
2005 елның 1 нче мартына кадәр учетка басканнар арасыннан 2008-2009 елларда 22737 ветеран үз торак шартларын яхшырттылар, әлеге категориядән 6331 кеше торак белән тәэмин ителми калдылар.
Яңа барлыкка килгән ветераннар категориясе нигездә авыл җирлегендә яшәүчеләр хисабына формалаша, дип билгеләп үтте Виктор Басаргин. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә авылда, шәһәр белән чагыштырганда, торак белән тәэмин ителүдә зур кыенлыклар бар. Шуңа күрә “ветераннар торакка караганда күбрәк компенсация сорап мөрәҗәгать итәләр”.
Эшләнгән эш турында хисап белән Мәскәү, Вологда өлкәсе, Ленинград өлкәсе, Дагыстан, Төньяк Осетия, Краснодар крае, Астрахань өлкәсе, барлыгы федерациянең 15 субъекты җитәкчелеге вәкилләре чыгыш ясадылар.
Татарстан Республикасында ветераннарның торакларын яхшырту буенча эш ничек куелганлыгы турында доклад белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.
Ул республиканың торак шартларын яхшыртырга учетта иң күп сандагы ветераннар торган регион булуын белдерде. Ситуация республика җитәкчелегенең ныклы күзәтүе астында тора.
Федераль үзәктән ветераннарның торак шартларын яхшырту өчен субсидия рәвешендә 2 млрд. сум акча алынган, аның 391 млн. сумы – 2009 елның декабрендә. Бер ветеранга торак шартларын яхшырту өчен субсидия күләме Татарстан өчен 943,2 мең сум күләмендә билгеләнгән.
Ветераннарны торак белән тәэмин итү Татарстанда “Арзан торак” программасы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды аша башкарыла.
2009 елда үз торак шартларын 1359 ветеран яхшырткан, алар арасыннан 745 кеше – “Арзан торак” программасы буенча. Ветераннарның торак шартларын яхшыртуга барлыгы 1 млрд. 152 млн. сум акча тотылган.
2010 елның 1 гыйнварына калган чаралар 849 млн. сум тәшкил итә.
2005 елның 1 нче мартына кадәр учетка баскан ветераннар арасында торак белән 218 кешене тәэмин итәсе калды. Алар арасыннан 198 кеше белдерү кәгазьләрен алганнар инде.
Республикада 5770 ветеран торак шартларын яхшырту өчен өстәмә учетка баскан. Алар арасыннан 1422 се – сугыш инвалиды, 766 – сугышта катнашучылар, 15 – блокададагы Ленинградта яшәүчеләр, 3567 - сугышта катнашучыларның тол хатыннары (аларның күпчелеге авылларда яшиләр).
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, хәзерге вакытта учетка басканнарга булган йортны реконструкцияләү яисә яңа йорт төзелеше өчен берьюлы бирелә торган сумманы түләү мәсьәләсе карала.
Видеоконференция режимындагы киңәшмәгә нәтиҗәләр ясап, Виктор Басаргин регионнарның хакимиятләрен әлегә учетка басмаган ветераннарга ярдәм күрсәтергә өндәде. Шул ук вакытта ул кайбер ветераннарның үз торак шартларын начарайтуларына игътибар бирде. Россия Федерациясе региональ үсеш министрлыгы башлыгы “торак шартларын начарайткан кешеләрнең 5 ел үтми торып торак шартларын яхшырта алмаячагына” игътибар бирергә кушты.
Виктор Басаргин киләсе киңәшмәне, фикерләрен ишетү өчен, Сугыш ветераннары советы вәкилләре катнашында үткәрергә тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте