Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: “Уку йортларында наркотикларга тикшерүне дәвам итәргә кирәк”

23.01.2010

Бүген Наркотикларның законсыз әйләнеше белән көрәшү буенча федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсендә 2009 елда ведомство эше нәтиҗәләре буенча коллегия узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы мәдәният министры Зилә Вәлиева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев катнаштылар.
Үз докладында Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Россия федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Илгиз Миңнуллин шуны билгеләп үтте: “Соңгы еллар дәвамында беренче мәртәбә республикада наркотиклардан бәйле авыруларның саны артмады.” Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, наркология учреждениеләрендә “наркомания” диагнозы белән учетта 9302 кеше тора. Беренче мәртәбә авыручы (661 дән алып 333 кә кадәр) һәм наркотиклар белән агуланудан үлүчеләр (286 дан алып 157 гә кадәр) саны буенча күрсәткечләр ике тапкырга түбәнәйгән.
Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары арасында элеккегечә катлаулы наркоситуация Яр Чаллыда (526), Бөгелмәдә (514), Әлмәттә (365), Яшел Үзәндә (348) һәм Казанда (290) саклана, анда 100 мең кешегә исәпләнгән наркомания белән авыручылар саны республика буенча уртача күрсәткечтән шактый артык (247 кеше).
“Республикада наркотиклар белән бәйле хәлгә тәэсир итә торган төп факторларның берсе булып безнең территориягә әфган героины килүе тора,” – дип билгеләп үтте Илгиз Миңнуллин. Узган елда законсыз әйләнештән барлык эчке эшләр органнары тарафыннан 79 килограмм марихуана, 52 килограмм героин һәм 1,6 килограммнан артык синтектик наркотиклар тартып алынды. Тулаем алганда, наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле 5678 җинаять ачыкланды, аларның 4117 се аеруча авыр җинаятьләр категориясенә керә.
Илгиз Миңнуллин сүзләренә караганда, Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсенең оператив-хезмәт эшчәнлегендә төп көчләр оештырылган җинаять төркемнәре һәм җәмгыятьләре тарафыннан күчерелә торган нароктикларның олы партияләрен тотуга юнәлдерелде, шундый 15 эш судка тапшырылды.
Әмма Татарстан Республикасы Прокуроры Кафил Әмиров фикеренчә, “статистик нәтиҗәләр, иң элек, чын күренешне түгел, ә хокук саклау органнары эшен чагылдыра.” Белгечләр бәяләре буенча, республикабызда наркотик кулланучы затлар саны рәсми мәгълүматларга караганда 8-10 тапкырга артык, дип хәбәр итте ул үз чыгышында. “Республикада наркотикларның законсыз әйләнеше факты ачыкланмаган бер район да калмады диярлек. Кыскасы, наркомания республиканы буып ала бара,” – дип ассызыклады К.Әмиров.
Аеруча коллегия барышында Республика комплекслы программасын тормышка ашыру буенча ведомствоара план кысаларында наркоманияне профилактикалау мәсьәләсе каралды. “Быел планлаштырылган 70 миллион сумнан 12 се генә бирелде, аларның 10 сы мәктәпләрдә, урта махсус һәм югары уку йортларында тест үткәрү өчен тотылган. 2009 елда тестны 100200 дән артык укучы үтте, 72 кешенең наркотиклар куллану факты ачыкланды,” – дип хәбәр итте Илгиз Миңнуллин.
Шул сәбәпле Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында шуны билгеләп үтте: “Халыкны наркотиклаштырылуны профилактикалау мәсьәләсендә хокук саклау ведомстволарыннан башка зур рольне дәүләт, муниципаль һәм иҗтимагый структуралар уйнарга тиеш. Берничә ел элек без уку йортларында тест үткәрү турында сөйли башлагач, реакция тискәре булды. Әмма тәҗрибә әлеге эшне дәвам итү һәм сыйфатлы итеп киңәйтү кирәклеген күрсәтте. Килешәм, 10 миллион – җитәрлек сумма түгел. Бу – аның кадәр зур акча түгел, иртәгәгә калдырмаслык әйберләр дә бар. Ә иң мөһиме, әлеге тестларның нәтиҗәләре хокук саклау органнары өчен генә түгел, әлеге уку йортлары җитәкчеләре өчен дә ачык булырга тиеш. Безнең уртак бурычыбыз – яшьләрне наркотиклардан читләтү.”
"Татар-Информ" мәгълүмат агентлыгы