Рөстәм Миңнеханов: «2010 елгы капиталь ремонт ясау программасын муниципаль сайлауларга кадәр төгәлләргә кирәк»

22.01.2010

2010 елгы Татарстанда күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау программасы муниципаль сайлауларга кадәр төгәлләнергә тиеш. Бүген бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов программаны тормышка ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмәдә  белдерде.
Республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин хәбәр итүенчә, Татарстан 2009 елгы капиталь ремонт ясау программасын тулысынча төгәлләде. Министр шулай ук Торак-комммуналь хуҗалыгын реформалауга ярдәм итү фонды генераль директоры Константин Цицин белән Татарстанда яңа сынау проектын тормышка ашыру турында килешүгә кул куелганын искә төшерде. Шул сәбәпле Татарстан фондтан 1,5 тән алып 2,5 млрд.ка кадәр акча алырга исәп тота ала. “Төгәл сумма апрельдә билгеле булачак”, - дип белдерде Марат Хөснуллин.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы, фондтан өстәмә финанслау алу өчен, берничә шарт үтәргә кирәк булуын билгеләп үтте, аерым алганда, планлаштырылган чаралар лимитын тулаем сайлап алырга, 2009 елгы программаны төгәлләргә һ.б. кирәк. Беренче шартны Татарстан үтәде инде, 2009 елгы программа үтәлү турында отчетны 2010 елның 1 февраленә кадәр тапшыру планлаштырыла.
Муниципаль берәмлекләр тапшырган мәгълүматлар буенча, фонд куйган шартларны Казаннан кала барлык районнар да үтәгән. Казанда 136 йорт астындагы җир кишәрлекләрен формалаштыру һәм кадастр исәбенә алу графигы үтәлмәгән килеш кала. Шул сәбәпле, отчет тапшыру сроклары өзелү генә түгел, 2010 елда финанслаусыз калу куркынычы да бар.
Яңа шартларның берсе – 2010 елда региональ Капиталь ремонт фондын булдыру. Татарстанда республика фонды Татарстан Республикасы Башинвестицион-төзү идарәсе базасында төзелә.
2010 елда торак милке ияләре ягыннан финанслау схемасы үзгәрәчәк. Программаны капиталь ремонт һәм торактан файдалану өчен алынган барлык чараларны да исәпкә алып раслау планлаштырыла.
Федераль стандарт буенча капиталь ремонт ясау өчен түләү барлык муниципалитетлар тарафыннан тулаем мәйданның 1 кв. метрына 5 сум күләмендә расланды. ГИСУ белән килешү нигезендә, капиталь ремонт ясау һәм идарә компанияләреннән файдаланган өчен, муниципаль берәмлекләрдә җыелган акчалар ГИСУ счетына күчереләчәкләр.
2010 елга программа расланганнан соң, барлык йортлардагы гражданнарның акчаларын ГИСУ программага кертелгән йортларның казначылык счетларына юнәлтәчәк.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонт ясау программасының тормышка ашырылуы мөһимлеген билгеләп үтте. “Программа бик мөһим һәм җитәрлек дәрәҗәдә җитди”, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы. – Беренче чиратта, проект-смета документациясе нигезендә без эш күләмнәрен ачыкларга тиешбез. Шулай ук подряд оешмалары аттестациясен үткәрү кирәк”.
"Татар-Информ" мәгълүмат агентлыгы