“Мегафон” компаниясе Казандагы 2013 елгы Универсиаданың генераль партнеры статусын алды

22.01.2010

Бүген Хөкүмәт Йортында 27 нче Бөтендөнья җәйге универсиадасын оештыру комитеты, “2013 елгы Казан шәһәрендәге XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың башкарма дирекциясе” автономияле коммерцияле булмаган оешмасы һәм “Мегафон” компаниясе арасында Ниятләр турында килешүгә кул куелды.
Документка Татарстан Премьер-министры – 2013 елгы Универсиаданың оештыру комитеты рәисе Рөстәм Миңнеханов, 2013 елгы Универсиада башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов һәм “Мегафон” ААҖ генераль директоры Сергей Солдатенков кул куйдылар.
Ниятләр турында килешү кысаларында “Мегафон” компаниясе Казандагы 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиаданың генераль партнеры һәм рәсми мобиль партнеры статусын алды.
Сергей Солдатенковың журналистларга хәбәр итүенә караганда, кул куелган документ кысаларында Татарстан Республикасы компанияләре челтәрен үстерүгә 2013 елга кадәр инвестицияләрнең тулаем күләме 2 млрд. сумнан артыграк тәшкил итәчәк.
Соңрак, яклар килешүгә кул куюга күчкәч, “Мегафон” ААҖ инвестицияләре җентекләбрәк күрсәтеләчәк.
Массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре сорауларына җавап биреп, Владимир Леонов “Мегафон” компаниясенең 2013 елгы Универсиада кысаларында хезмәттәшлек итүгә кызыксыну белдерүен хәбәр итте. “Безне әлеге компания тәкъдим иткән хезмәттәшлек итү чаралары канәгатьләндерде,” – дип әйтте Владимир Леонов.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте