Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, каты көнкүреш калдыкларын утилизацияләү һәм эшкәртү сферасының эшмәкәрлекне кызыксындыра алучан булу мөмкинлеге бар

22.01.2010

Муниципалитетларга каты көнкүреш калдыкларын (ТБО) җыю һәм утилизацияләү мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кирәк. Бүген бу турыда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының коллегия утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Ул Татарстандагы берничә шәһәрнең ТБО утилизацияләү өчен үз инфраструктурасы булмавын констатацияләде. Мөгаен, әлеге мәсьәләдә аларга республика ягыннан ярдәм кирәк, дип фикер йөртте Рөстәм Миңнеханов. Ләкин муниципалитетлар үзләре дә әлеге мәсьәләне чишү турында кайгыртырга тиеш.
Моннан тыш, ТБО эшкәртү сферасы эшмәкәрлек өчен кызыксындыручан булырга тиеш, дип ышана Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы. Кече һәм урта эшмәкәрлеккә әлеге уемны алу мөмкинлеген бирә торган мохит булдырырга кирәк. Ул Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитетына әлеге мәсьәләне җентекләп өйрәнергә тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры бүгенге көндә кеше яшәү мохитенең яшәү сыйфатына тәэсир итүен билгеләп үтте. Яшәү мохитен саклау сферасында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы җаваплылык үзәге булып тора, әмма бу – тиешле күзәтчелек органнары, атмосферага зарарлы матдәләр чыгара торган сәнәгать предприятиеләре җитәкчелеге эше дә.
Рөстәм Миңнеханов игътибар иткән мәсьәләләрнең берсе – иске автомобильләрнең чыгару газлары. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә илгә зур күләмдә тирә-юнь мохитенә җитди зыян ясый торган газ чыгарулы иске автомашиналар китерелә. Монда федераль дәрәҗәдәге карарлар булдырылырга тиеш, дип саный Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы. “Безгә халык фикерләвен үзгәртергә кирәк, - дип әйтте ул. – Әлеге юнәлештәге эш автомобильләр куллануны контрольдә тота торган ЮХИДИ белән тыгыз үзара хезмәттәшлек итүдә башкарылырга тиеш.” Татарстан Премьер-министры фикеренчә, бүгенге көндә республикада формалаша торган экологик куркынычсызлык программасы барлык куелган бурычларны үти алмас.
Атмосферага чыгарыла торган зарарлы матдәләр, җир астын куллану, геологик эзләүләр, минераль-чимал базасын саклау мәсьәләләре – болар барысы да республика хакимият органнарының җентекле игътибары астында кала.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте


Оценить материал или отправить свое мнение