Татарстан Стендка атулар буенча Европа чемпионатын үткәрүгә әзерләнә

22.01.2010

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында Европа укчылар конфедерациясе делегаты Петрос Куритис һәм Россия Укчылар союзы башкарма директоры А.В.Лещикова белән очрашты.
Сүз Казанда Стендка атулар буенча Европа чемпионатын әзерләү һәм үткәрү (2010 елның 25 нче июне - 4 нче июле) турында барды.
Европа укчылар конфедерациясеннән (European Shooting Confederation, ESC) 2010 елгы Стендка ату буенча Европа чемпионаты делегаты Петрос әфәнде Куритисның Татарстанга 20 нче гыйнвар көнне кич белән килүен искәртик. Аның визиты 25 нче гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
Визит программасында - стендка ату комплексында (Югару Ослан районы, Казан тау чаңгылары спорт-сәламәтләндерү комплексы) булу, ярышуларда катнашучыларны урнаштыру өчен булган берничә кунакханәне карап чыгу, Стендка ату буенча Европа чемпионатын әзерләү буенча эш төркеме утырышында катнашу.
Татарстан Республикасы Премьер-министры белән очрашу барышында ярышларга әзерләүне оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Казанда 2013 елгы Универсиаданы үткәрүгә әзерләнү республиканы яңа стендка ату комплексын, башка спорт объектларын төзүдә активрак эшләргә этәрде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Петрос әфәнде Куритисның Стендка ату буенча Европа чемпионаты кысаларында инспекцион визитының уңышлы үтүендә ышанычын белдерде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте