Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов азатлыктан мәхрүм итү урыннарындагы гражданнарга эшче белгечлекләре буенча белем бирүне дәвам итәргә тәкъдим итте

22.01.2010

Бүген Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсенең (УФСИН) коллегия утырышында Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов азатлыктан мәхрүм итү урыннарында булган кешеләргә карата игътибарлырак булырга чакырды.
Коллегиядә 2009 елның нәтиҗәләре ясалды һәм киләсе елга бурычлар каралды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры, аерым алганда, җинаять-башкарма закон чыгаруны реформалаштыруның шактый катлаулы процесс булуын искәртте. “Ниндидер киеренкелек барлыкка килә, әмма моның барысы да – үтә торган нәрсә, – дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. – УФСИН хезмәтенең профессиональ эшләвенә ышанам, һәм аның алдына ил җитәкчелеге куйган бурычлар тормышка ашырылачак. Татарстан җитәкчелеге ягыннан хезмәтегезгә максималь ярдәм күрсәтеләчәк.”
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы фикеренчә, җәзаларны үтәү системасы үзҗитәрлек булып тора, монда барлык юнәлешләр – мәгариф тә, сәламәтлек саклау да, хезмәт эшчәнлеген оештыру да – күрсәтелгән. Ул азатлыктан мәхрүм итү урыннарында булган гражданнарга эшче белгечлекләре буенча белем бирүне дәвам итәргә тәкъдим итте. Алга таба бу аларның тиз арада социаль яраклашуына ярдәм итә алачак.
“Кризис барыбызга да тиде, һәм мин структурагызга, сез җитештерә торган эшләнмәләргә соратуны саклау өчен, җитәрлек дәрәҗәдә көч куярга кирәк иде дип уйлыйм,” – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. – Сез үз җитештерү сферагызны саклый алдыгыз. Һәм мин бу юнәлешне алга таба да үстерергә кирәк дип уйлыйм. Сезнең продукция җитәрлек дәрәҗәдә сыйфатлы. Бөтен номенклатура ЭТИС республика сәүдә мәйданчыгында тәкъдир ителергә тиеш, бигрәк тә бездә хезмәтегез өчен преференцияләр булган вакытта.”
Алга таба Татарстан Республикасы Премьер-министры ябылуда булган затларның социаль яраклашу өлешендә республикада максатчан программа кабул ителүен хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, әлеге программага дежур документка әйләнү мөмкинлеген бирмәскә кирәк, аны чынлап та эшли торган итеп ясарга кирәк.
Бүген барысы да азатлыктан мәхрүм итү урыннарының кеше яңача тәрбияләнә торган урын булмавы турында уйлый һәм фикер йөртә, нәкъ шуның өчен ил җитәкчелеге стандартларны һәм җәзаларны үтәү системасына якын килүне үзгәртү, аларны халыкара нормаларга туры китерү бурычларын куя, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Премьер-министры шулай ук УФСИН системасында кулланышка кертелә һәм файдалана торган инновацияләрнең – “видеоочрашу”, ГЛОНАСС куллану һ.б. (“видеоочрашу”ның әлегә бер генә төзәтү учреждениесендә – Казанның Икенче төзәтү колониясендә оештырылуын искәртик) – аңа бик ошавын билгеләп үтте.
“Системаның иҗат эше бара, һәм мин ил җитәкчелеге куйган яңа бурычлар кысаларында ведомствогызның үз алдынгы позицияләрен саклый алуына ышанам,” – дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, үз чыгышына нәтиҗәләр ясап.
Ведомствоның эшчәнлеге турында төп доклад белән вакытлыча Татарстан Республикасы буенча УФСИН башлыгы вазифаларын башкаручы Дәүфит Хәмәдишин чыгыш ясады. Ул узган елның Россия җитәкчелеге тарафыннан җәза үтәү системасына аеруча нык игътибар бирелгән ел булуын искә төшерде. Дәүләт сәясәтенең җәза үтәү сферасында төп юнәлешләре билгеләнде, җинаять-башкарма закон чыгаруны камилләштерү буенча актив эш башланды.
2010 ел башы шулай ук законнар чыгару актларына үзгәрешләр кертү белән билгеләп үтелде.
Масштаблы үзгәрешләр үз артыннан җәза үтәү системасында кадрлар алышынуга китерделәр, дип хәбәр итте Дәүфит Хәмәдишин. Шулай итеп, федераль хезмәт җитәкчелеге тулысынча диярлек алышынды.
“Җинаять-башкарма системасының 2020 елга кадәр яңа концепциясе якынлашып килә, - диде Хәмәдишин әфәнде. – Россия төрмәләр системасын реформалауның яңа этабы башлана”. Мөһим бурычлар арасыннан ул иректән мәхрүм ителү урыннарындагы затлар санын кыскарту; әлеге учреждениеләрдәтоту шартларын үзгәртү чараларын атап үтте. Моннан тыш, хезмәт вазифаларын яман ният белән куллануны юк итү, контингентны аерым рәвештә саклауны тәэмин итү (криминаль структура регенерациясен кисәтү максатыннан, җитди булмаган җинаять кылган кешеләрне рецидивистлардан аеру) күздә тотыла.
Тулырак мәгълүмат http://116.ru/person/256940.html - Дәүфит Хәмәдишин белән интервью; http://prav.tatar.ru/rus/file/press_release/pr_3361.doc - ведомствоның пресс-релизы.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте


Оценить материал или отправить свое мнение