Татарстан урманчылыкларына тулы приводлы “УАЗ” автомобильләрен тапшырдылар
20.01.2010
Бүген Татарстан Республикасының 30 урманчылыгы вәкилләренә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Рослесхоз бюджет-финанс идарәсе башлыгы Николай Петрунин “УАЗ” тулы приводлы автомобильләрен тапшырдылар.
Тапшыру тантанасы “Казан” милли-мәдәни үзәге каршындагы мәйданда узды.
Исегезгә төшерәбез: “Урманчылык” дәүләт бюджет учреждениеләренә урман контролен һәм күзәтчелеген оештыру вәкаләтләре бирелгән, һәм республика урман фонды иминлеге турыдан-туры аларның эше нәтиҗәләреннән бәйле.
Бүген тапшырылган автомобильләр урманчылыкларның матди-техник базасын тулыландырдылар.
“Мин әлеге искиткеч автомобильләрнең куелган бурычларны чишкән вакытта сезнең ышанычлы союздашларыгыз булачагына чын күңелдән өметләнәм,” – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте