Татарстан Хөкүмәт йортында Свияжск төбәкара мультимодаль логистик үзәге инвестицион проектын тормышка ашыру барышы турында фикер алыштылар
20.01.2010
Татарстан Республикасы Свияжск төбәкара мультимодаль логистик үзәге инвестицион проектын тормышка ашыру белән кызыксына. Бүген бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов проектны тормышка ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмә эшендә Россия транспорт министры урынбасары Андрей Недосеков, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Геннадий Емельянов һ.б. катнашты.
Киңәшмә барышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, проектны уңышлы итеп тормышка ашыру өчен, федераль һәм республика структуралары көчләрен берләштерергә, шулай ук хосусый инвесторларны кызыксындырырга кирәк.
Ул “Россия тимер юллары” (РЖД) ААҖ нең Свияжск төбәкара мультимодаль логистик үзәге белән кызыксына башлавын искәртте. Аны эшләтә башлау РЖД га берничә юнәлештәге йөк ташу күләмнәрен шактый арттыру мөмкинлеген бирер.
Башкарылган эшләр турында доклад белән Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Александр Тыгин чыгыш ясады. Аерым алганда, ул җир участокларын межалау процедурасы (шул исәптән федераль милек исәбендә булачак 8 километрлы автомобиль юлын төзү өчен) турында сөйләде. Свияжск саклаулыгы чикләрен билгеләү буенча эшләр алып барыла. Региональ милек объектларын проектлаштыру төгәлләнде.
Александр Тыгин, Свияжск төбәкара мультимодаль логистик үзәге инвестицион проекты кысаларында проектлар белән иң яхшы рәвештә идарә итү өчен, бердәм затны (акционерлык җәмгыяте рәвешендә) төзү мөмкинлеген карап чыгарга тәкъдим итте.
Проектта хосусый инвестор буларак катнашу ниятен “Трансконтейнер” һәм “Интранс” кебек транспорт компанияләре белдерделәр. Инвесторны сайлау конкурс нигезендә узачак.
Шуны искәртеп узабыз: Свияжск төбәкара мультимодаль логистик үзәге проекты үз эченә автомобиль һәм тимер юлы терминалын, порт һәм аның янына килеп җитү юлларын, йөк төяү һәм бушату егәрлекләрен, йөкләрне вакытлыча саклау, эшкәртү һәм озатып җибәрү мәйданнарын ала.
Татарстан Республикасында логистик үзәкне кулланышка кертү йөк җибәрүчеләрнең транспорт чыгымнарын киметү, Россия сәүдә элемтәләрен киңәйтү, транспорт һәм сервис эшчәнлегеннән булган керемнәрне арттыру, заманча логистик технологияләрне кулланышка кертү мөмкинлеген бирәчәк.
Россия Федерациясе транспорт министры урынбасары Андрей Недосеков киңәшмәне оештырган өчен рәхмәт әйтте һәм проект турында шундый фикер алышуларның даими рәвештә уздырылуына өметен белдерде. Ул Свияжск төбәкара мультимодаль логистик үзәк проектының “пилотлы” булуын билгеләп үтте. Бурычларның берсе – хосусый инвесторларны аны тормышка ашыру белән кызыксындыру, дип саный Андрей Недосеков.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте