Фәрит Хәнифов Татрстан Республикасы Президенты ярдәмчесе итеп билгеләнде
27.06.2015Фәрит Хәнифов Татрстан Республикасы Президенты ярдәмчесе итеп билгеләнде. Боерыкны (Р №395) бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Белешмә өчен:
Фәрит Мөдәрис улы Хәнифов елның 7 матрында Чаллы шәһәрендә туган.
1983 елда Казан инженер-төзелеш институтын (авыл хуҗалыгы төзелеше, инженер-төзүче) тәмамлый.
Хезмәт юлы:
1983 – 1986 елларда – Тукай колхозара күчмә механизацияләштергән колоннаның мастеры, прорабы.
1986 – 1990 елларда – Алабуга колхозара күчмә механизацияләнгән колонна баш инженеры.
1990 –1995 елларда – "Лада" проектлау-төзелеш кооперативы рәисе.
1995 елда - «Татгазспецремстрой» трестының Алабугада махсуслаштырылган ремонт-төзелеш идарәсе башлыгы
1995 – 1998 елларда – «Татгазстрой» ААҖнең "Елабугагазстрой" филиалы директоры.
1998 – 2005 елларда – Алабуга районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары,администрация башлыгының урынбасары – капиталь төзелеш бүлеге мөдире.
2006 – 2011 елларда – ТР Алабуга муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, башкарма комитет җитәкчесе.
2011 – 2015 ел июненә кадәр – Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектуры һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары.
Хөкүмәт бүләкләре: “Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе” мактаулы исеме, Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале
Өйләнгән, улы бар
ТР Президенты Матбугат хезмәте