Татарстан Республикасы Хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов: “Пыяла заводына ярдәм күрсәтеләчәк”
19.01.2010
Бүген Татарстанның Яшел Үзән районында урнашкан Васильево пыяла заводында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов булып китте. Республика Хөкүмәте башлыгы җитештерү цехларын карап чыкты һәм заводта эш киңәшмәсен үткәрде.
Киңәшмә бетүгә үк Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән аралашты. Ул бүгенге көндә республикада моношәһәрләрне үстерү юллары турында актив рәвештә фикер алышулар барганын, ә Васильево бистәсенең монобистә булуын хәбәр итте. “Әлеге предприятенең эшләве бик мөһим, моның өчен без венчур фондын җәлеп иттек. Бүгенге көндә предприятиедә мич урнаштырылган, линия көйләнгән һәм конкурентлы продукция җитештерелә,” – дип әйтте Татарстан Республикасы Премьер-министры. Заводта 400 кеше эшли, алдан карап чыгуны сораган бизнес-план ясалды. “Бу очракта өстәмә рәвештә эш урыннары булдырылачак. Васильево бистәсе өчен бу бик мөһим. Пыяла заводына ярдәм күрсәтеләчәк. Бүген яңа продукт җитештерү һәм аны алга җибәрү белән бәйле кайбер чаралар билгеләнде. Базарда конкурентлар бар, һәм алар белән көрәшергә кирәк. Барлык әлеге мәсьәләләр буенча без бүген фикер алыштык. Мин беренче адым ясалды дип саныйм,” – дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.
Җитештерү буенча Васильево пыяла заводының генераль директоры урынбасары Валентина Павленко хәбәр иткәнчә, завод производствосында билгеле бер химик составтагы пыяла кулланыла. Бу – химик оксидлар җыелмасы. “Әлеге химик составны булдыру өчен, һәрбер оксидка үз компонентларын кертергә кирәк. Бу компонентлар катнашмасы шихта дип атала, аның химик составы химия лабораториясе тарафыннан исәпләп чыгарыла. Пыяла кайнату вакытында кайнату бассейнында 1620 градустагы температура тәэмин ителә. Пыяла билгеле бер режимда суына,” – дип сөйләде ул. Производствода немец җиһазлары, аерым алганда, "Вальтек" немец фирмасы машинасы кулланыла. “Без немец белгечләре белән бергә ипләп һәм тату эшлибез. Алар җиһазлар белән тәэмин итеп торучы гына түгел, үзләре дә аны кулланып эшлиләр, билгеле бер тәҗрибә туплыйлар һәм соңыннан аны үз заводларында кулланышка кертәләр,” – дип хәбәр итте Валентина Павленко.
Аның сүзләренә караганда, яндыру миче заводта 2005 елда эшләтеп җибәрелгән. Бу – тәүлеккә 15 тонна пыяла массасын җитештерә торган мич. Бүгенге көндә пыяла кайнатучының эш урыны автоматлаштырылган. Җитештерү заводта бер өзлексез бара. Гомумән, 4 смена эшли, һәрберсендә 40 лап кеше хезмәт башкара. Заводта уртача хезмәт хакы 10 мең сум тәшкил итә. Васильево пыяла заводы заказ бирүчеләр белән кыенлыклар күрми. Заводның зур заказ бирүчеләре арасында “Икеа”, “Пилот” фирмалары, “Магнит” кибетләр челтәре бар. Завод белән шулай ук украин фирмалары эшли.
109 еллык тарихы булган Васильево пыяла заводы Россиянең термочыдамлы боросиликат пыяласын җитештерү серләрен белгән уникаль предприятиесе булып тора. Бүгенге көндә предприятие 400 төрдән артык химия-лаборатория савытлары, 200 төрдән артык термочыдамлы пыяладан ясалган төрле әйберләр һәм халык кулланышы товарларын җитештерә. Җитештерелә торган продукция ассортименты даими рәвештә камилләштерелә.
Заводта чыгарыла торган пыяланың төрле реагентларга (атмосфера дымы, су парлары, кислота, селте, тоз эремәләре, медицина препаратлары һ.б.) каршы югары химик тотрыклылыгы, югары термик чыдамлыгы (220 градуска кадәр булган температура аермасына чыдый), тиешле температура интервалында булган түбән кристаллизациягә сәләте бар.
Завод чыгара торган термочыдамлы пыяладан ясалган халык кулланышы товарлары (чәйнекләр, кәстрүлләр, таба капкачлары һ.б.) сыйфаты чит ил аналоглары дәрәҗәсенә туры килә, шул ук вакытта күпкә түбән бәя белән отышлы рәвештә аерылып тора.
"Татар-Информ" мәгълүмат агентлыгы