Татарстан Хөкүмәте Йортында моношәһәрләрне үстерү комплекслы планнары турында фикер алыштылар
19.01.2010Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында моношәһәрләрне үстерү комплекслы планнары турында фикер алыштылар, аны Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Комплекслы планнарны Яр Чаллы, Алабуга шәһәрләре һәм Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәсе тәкъдим итте.
Исегезгә төшерәбез: Яр Чаллы һәм Кама Аланы Россия Федерациясенең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов җитәкчелегендәге Россия Федерациясе икътисадының тотрыклылыгын ныгыту буенча хөкүмәт комиссиясе төзегән 27 моношәһәр исемлегенә кергән иде. Инде 2010 елда ук моношәһәрләргә ярдәм күрсәтү буенча 20 проектның дәүләт ярдәмен алуы күздә тотыла (кайсы проектларның финанслануы турында карар гыйнвар ахырында кабул ителәчәк).
Киңәшмәдә доклад белән Татарстан республикасы икътисад министры Марат Сәфиуллин чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, моношәһәрләргә карата дәүләт ярдәмен алу программасында катнашу таләпләре турында искә төшереп үтте. Моннан тыш, ул Россиядә 400 дән артык монопрофильле шәһәр (анда илдәге халыкның 15 проценты яшәп килә) барлыгын хәбәр итте.
Татарстанның Яр Чаллы һәм Кама Аланы шәһәрләре дәүләт ярдәмен алу программасында катнашу шартларына туры киләләр. Шартлар арасында шәһәр үсешенең, предприятиеләрнең комплекслы инвестицион планнары булу, кече һәм урта бизнес үсеше булу, торак-коммуналь хуҗалык реформасы башкарылу, шәхси-дәүләт партнерлыгы һ.б. бар. Марат Сәфиуллин 25 гыйнварның моношәһәрләргә дәүләт ярдәмен алу программасында катнашу өчен документлар пакетын тапшыруның соңгы срогы булуын искә төшерде. Соңрак Татарстанда Россия Федерациясе Региональ үсеш министрлыгына тагын биш шәһәр – Менделеевск, Яшел Үзән, Чистай, Түбән Кама һәм Алабуга шәһәрләрен үстерү комплекслы планнарын әзерләү һәм тәкъдим итү планлаштырыла.
Инвестицион үсеш комплекслы планы презентациясе белән Яр Чаллы шәһәре мэры Илдар Халиков чыгыш ясады. Ул шәһәрдә республиканың 16,5 % икътисади актив халкы яшәвен хәбәр итте. Автошәһәр Татарстан тулаем региональ продуктының 11,7 процентын алып тора.
Икътисади кризис шартларында шәһәрдә җитештерү күләмнәренең ике тапкыр кимүе күзәтелгән, эшсезлек үсеше билгеләнеп үтелгән (бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә рәсми теркәлгән эшсезләр саны – 14 мең кеше). Исәптә булмаган эшсезлек санын да кертеп, Илдар Халиков шәһәрдә 30 меңгә якын кешенең эш эзләүләре мөмкин булуын билгеләп үтте.
Аннары Илдар Халиков комплекслы үсеш планы кысаларында каралган чаралар (шәхси-дәүләт партнерлыгы, кече һәм урта эшмәкәрлек, торак төзелеше, социаль киеренкелекне бастыру чараларының үсеше) турында сөйләп үтте. План чаралары 43 миллиардка кадәр финанслау кирәк булуын күздә тота.
Алабуганы үстерү комплекслы планы проектын шәһәр мэры Илшат Гафуров тәкъдим итте.
Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәсе үсеше комплекслы планы турында Кама Аланы муниципаль берәмлеге башлыгы Александр Привалов хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов кризисның икътисадтагы “тар” урыннарны билгеләвен һәм моношәһәрләр темасы аеруча җитди һәм актуаль темаларның берсе булып торуын белдерде. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Россиядә Татарстанга караганда да кыенрак хәлдәге шәһәрләр бар. Муниципаль район башлыкларының комплекслы эшләре башкарылмаса, социаль киеренкелекне киметү программасында катнашу булмаса, иҗтимагый эшләр оештырылмаса, республикада кризисның күпкә катлаулы нәтиҗәләрен күзәтер идек, диде Татарстан Республикасы Премьер-министры.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Оценить материал или отправить свое мнение