Татарстанда мелиорация техникасы җитештерү буенча предприятие төзелергә мөмкин. Бүген бу хакта Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, "Идел буенда Халыкара кыр көннәре" күргәзмәсен караганнан соң, журналистларның сорауларына җавап биргәндә, белдерде.
"Соңгы елларда климаттагы үзгәрешләр безне корылыкка чыдам культураларга, дымны сакларга булышучы технологияләр һәм мелиорациядән файдалануга игътибар бирергә мәҗбүр итә. Бу юнәлештә югары температурга, дым кытлыгына чыдам яңа культуралар шактый. Без Татарстанда мелиорация техникасын җитештерү буенча предприятие төзү мөмкинлеге хакында да фикер алыштык", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, химияләштерү һәм үсемлекләрне саклау департаменты директоры Петр Чекмарев үз чиратында билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанда дөнья дәрәҗәсендәге авыл хуҗалыгы техникасы җитештерелә. "Бу җир эшкәртүче машиналар да, чәчү комплекслары да, алар Росагролизинг каталогына кертелгән. Алар Россиядә генә иң яхшылардан саналмый, бүген аларны БДБ илләре дә сатып ала", - диде Петр Чекмарев.
"Бүгенгә азык-төлек җитештерүдә генә түгел, ә авыл хуҗалыгы техникасы өлкәсендә дә импортны алмаштыру бурычы тора, бу илебез икътисадына зур этәргеч булачак", - дип өстәде Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, химияләштерү һәм үсемлекләрне саклау департаменты директоры.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү өлкәсендә лидер саналган дөнья компанияләре, аерым алганда, Американың "John Deere" предприятиесе, Россия территориясендә үз производствосын ачу белән кызыксына.
Искәртеп узабыз: бүген Казаннан ерак түгел, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының Лаеш муниципаль районындагы кырларында "Идел буенда Халыкара кыр көннәре" күргәзмәсе ачылды. Аны оештыручылар арасында - Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек хуҗалыгы өлкәсендә яңа технологияләр үстерүдә, шулай ук Германия һәм башка илләрдә тәҗрибә таратуда махсуслашкан Немец авыл хуҗалыгы җәмгыяте (DLG).
Европа авыл хуҗалыгы оешмасы катнашындагы "Кыр көннәре" форматындагы күргәзмә Германия, Румыния, Польша һәм Төркиядә уңыш белән уза һәм агросәнәгать өлкәсендәге профессионалларны инновацияләр белән таныштыру, тәкъдим ителгән продукт һәм карарларны бәяләү, фәнни белем һәм алдынгы тәҗрибә таратуга юнәлдерелгән. Россиядә мондый форматтагы халыкара күргәзмә тәүге тапкыр үткәрелә.
"Идел буенда халыкара кыр көннәре" кысаларында Россия, аерым алганда Татарстан, Германия, Австрия, Франция, Финляндия, Норвегия һәм АКШтан 150дән артык компания һәм фәнни институт, дәүләт оешмалары һәм ассоциацияләре агросәнәгать комплексының төрле юнәлешләре: үсемлекчелек, авыл хуҗалыгы техникасы, терлекчелек буенча яңа төр продуктлар һәм технологияләр тәкъдим итә.