Су спорт төрләре дөнья чемпионаты кысаларында Россия Coca-Cola компаниясе белән «Спорт проектлары башкарма дирекциясе» КБАО арасында партнерлык турындагы килешү имзаланды

19.06.2015

Бүген 16 нчы Су спорт төрләре дөнья чемпионаты кысаларында Россия Coca-Cola (BonAqua бренды) компаниясе белән «Спорт проектлары башкарма дирекциясе» КБАО арасында партнерлык турындагы килешү имзалау тантанасы Петербург халыкара икътисадый форумы мәйданчыгында узды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Coca-Cola HBC Eurasia компаниясе генераль директоры Стефанос Вафеидис, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, «Спорт проектлары башкарма дирекциясе» КБАО генераль директоры Азат Кадыйров катнашты.

Тантана модераторы – Россия спортсменкасы, олимпия чемпионкасы Мария Киселева.

Чарада чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Coca-Cola компаниясенең Татарстан белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар – компания 2013 елгы Казан Универсиадасының рәсми партнеры һәм Уеннарда алкогольсез эчемлекләр белән рәсми тәэмин итүче булды.

Ул Coca-Cola компаниясенә хезмәттәшлекне дәвам итү турындагы тәкъдимне хуплаган өчен рәхмәт әйтте һәм, 2015 елгы Казан шәһәрендәге Су спорт төрләре дөнья чемпионатын әзерләүгә һәм уздыруга кагылышлы барлык йөкләмәләр дә үтәләчәк, дип белдерде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.