Татарстан белән "Россети" ААҖ арасында электроэнергетика өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

18.06.2015

Бүген Санкт-Петербургта "Россети" ААҖ һәм Татарстан Республикасы арасында электр энергетикасы өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Килешүне имзалау Петербург халыкара икътисадый формуы кысаларында узды. 

Документка имзаларын "Россети" ААҖ генераль директоры Олег Бударгин һәм Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов куйды. 

Килешү Татарстан җитештерүчеләренең электроэнергетика өлкәсендәге продукцияләренә ихтыяҗны арттырыр дип көтелә. 

Тулырак мәгълүмат "Россети" ААҖ сайтында - http://www.rosseti.ru/



ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.