2009 елда Татарстанда бала туу турында 47143 һәм үлү турында 48073 акт теркәлгән
12.01.2010
2009 елда Татарстан Республикасында бала туу турында 47143 акт теркәлгән, бу 2008 ел белән чагыштырганда 5 процентка артык. Теркәлгән үлүләр саны – 48073, узган ел белән чагыштырганда әлеге сан 2,4 процентка ким.
Бу турыда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык актларын теркәү идарәсе (ЗАГС)коллегиясе утырышында ведомство башлыгы Эльмира Зарипова хәбәр итте.
Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.
2009 елда барлыгы 148815 гражданлык хәле акты теркәлгән, бу 2008 ел белән чагыштырганда бер үк дәрәҗәдә.
2009 ел нәтиҗәләре буенча 47143 яңа туган баланың 53,6 проценты (25282) – гаиләдә беренче бала, 35,4 проценты (16688) – икенче, 8,5 проценты (4002) – өченче һәм 2,5 проценты (1171) – дүртенче бала. 2008 ел белән чагыштырганда республикада икенче булып туган балалар санының 9 процентка артуы билгеләп үтелгән.
2009 елда Татарстанда 29392 пар гаилә корган. Шул исәптән, әлеге исәп-хисап периодында гаиләләрне теркәү саны Казанда 3 %ка, ә Яр Чаллы шәһәрендә 10 %ка арткан.
Шул ук вакытта аерылышу турында 14669 акт теркәлгән, бу 2008 ел белән чагыштырганда 1002 гә ким.
Эльмира Зарипова ЗАГС органнары эшендә мәгълүмати технологияләр кертелүен хәбәр итте. Шулай, ЗАГС автоматлаштырылган мәгълүмат системасы ЗАГСның барлык идарәләрендә һәм бүлекләрендә гамәлгә кертелгән. Система ФСТЭК (Техник һәм экспорт контроле буенча федераль хезмәт) тарафыннан куркынычсызлык таләпләре буенча сертификацияләнгән.
ЗАГС органнарының электрон архивын формалаштыру өчен республикада җәмгыять эшләрен оештыру мөмкинлекләре актив файдаланыла (бу өстәмә вакытлы эш урыннарын булдырырга мөмкинлек бирә).
ЗАГС органнарының мәгълүмати системасы турында тулырак мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәгенең генераль директоры Николай Никифоров чыгыш ясады.
Аның сүзләренә караганда, ЗАГС органнары алдында 2010 елда барлык авыл җирләрен ЗАГС автоматлаштырылган мәгълүмат системасына тоташтыруны тәмамлау бурычы тора. Бүгенге көндә 881 җирле үзидарә органнарының 750 се тоташтырылган, калганнарын 2010 елның гыйнвар аеннан да соңга калмыйча тоташтыру күздә тотыла.
Киләчәктә барлык язмаларның да on-line архивын булдыру, ведомствоара бәйләнешләрне оештыру, ЗАГС автоматлаштырылган мәгълүмат системасын үстерү планлаштырыла.
Коллегиядә докладлар белән Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча Пенсион фонды бүлеге идарәчесе Марсель Имамов, Зәй, Чистай муниципаль районнарының ЗАГС органнары вәкилләре чыгыш ясадылар.
ЗАГС органнарының 2009 елда башкарган эшләренә нәтиҗә ясап, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов бүгенге көндә гади статистикадан алынган мәгълүматларга анализ ясауга күчәргә кирәген билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, 2009 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык актларын теркәү идарәсе актив эшләгән, ЗАГС органнарына мәгълүмати технологияләрне кертү буенча күп кенә ведомстволарны узып китә алганнар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте