2009 ел ахырына Татарстанда бердәм архив оешмалары челтәренә 927 оешма тоташтырылган

12.01.2010

2009 ел ахырына Татарстанда бердәм архив оешмалары челтәренә 927 оешма һәм ведомство тоташтырылган. 2008 елның ахырына исә бары тик 251 генә оешма тоташтырылган булган. Бу турыда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Төп архив идарәсенең киңәйтелгән коллегия утырышында Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге генераль директоры Николай Никифоров хәбәр итте.
Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Коллегия барышында Николай Никифоров хәзерге заман мәгълүмати технологияләрен кулланып бердәм архив оешмалары челтәрен төзү эше турында хәбәр итте.
Николай Никифоров сүзләренә караганда, дәүләт архивлары архив документларын күбрәк автоматлаштырылган режимда исәпкә алуга күчкән.
Архив идарәсенең өстенлекле эш юнәлешләренең берсе булып кәгазьдәге документларны электрон формага күчерү тора.
Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге генераль директоры хәбәр итүенчә, 2008 елда архивта 630 меңгә якын документ электрон рәвештә сакланса, 2009 ел ахырында әлеге күрсәткеч 1 млн. 130 меңгә җиткән.
2010 елда Татарстанда башкарылачак проект буенча дәүләт хакимияте органнары электрон документ алмашу системасының барлык документлары да дәүләт архивына саклануга электрон формада килә башлаячак.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Төп архив идарәсенең коллегия утырышы барышында Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәгенә муниципаль архивларны Интернет челтәренә тоташтыруны тизләтү кирәген әйтте.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте