Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов муниципалитетлар белән архив эшен оештыру буенча видеоконференция үткәрергә тәкъдим итте
12.01.2010
2010 елда Татарстан Республикасында муниципаль архивларның матди-техник базасын яхшырту эшләре дәвам ителәчәк. Бүген бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, муниципаль архивларга бүлмәләр бүлеп бирү, кадрлар белән тәэмин итү, янгынга каршы куркынычсызлыкны һәм кәгазь документлар сакланышын тәэмин итү буенча эш муниципалитетлар белән бергә үткәрелергә тиеш.
“Бүгенге көндә муниципалитетларны янгынга каршы куркынычсызлык чараларын үтәү, архивларда документлар сакланышы кебек мәсьәләләр чишүгә җәлеп итәргә кирәк”, - дип әйтте Татарстан Республикасы Премьер-министры. Әгәр дә документацияне саклый алмасак, без халыкка тиешле дәүләт хезмәтләрен күрсәтә алмаячакбыз, дип саный ул.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов муниципаль архивларны Интернет челтәренә тоташтыру (Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге белән бергә) буенча эшне активлаштыру кирәклеген билгеләп үтте. Бүгенге көндә Интернет челтәренә муниципаль берәмлекләрнең 11 архивы тоташтырылган. “Бу – безнең җитешсезлек”, - дип әйтте Татарстанның Премьер-министры. – Акчасыз бу мәсьәләне чишәргә мөмкин түгел, әмма республика Хөкүмәте чыгымнар ясарга әзер”.
Беренче чиратта, Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр администрацияләре белән архив эшен оештыру һәм халыкка дәүләт хезмәтләрен күрсәтү буенча видеоконференция оештыру һәм үткәрү тәкъдиме белән чыкты.
Архив җитәкчелегенең штатлар санын арттыру буенча тәкъдимнәренә аңлатма биреп, Татарстан Республикасы Хөкүмәт башлыгы шуны хәбәр итте: “гадәти штат арттыру белән мәсьәлә чишелмәс, системалы якын килү булырга тиеш”. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бүгенге көндә мәгълүмати технологияләрне актив файдалануга, халыкка электрон формада дәүләт хезмәтләрен күрсәтүгә күчәргә кирәк.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Премьер-министры вакытлы чара буларак архив идарәсе базасы нигезендә иҗтимагый эшләрне оештырырга тәкъдим итте. Ул икътисади кризис шартларында халык мәшгульлеген тәэмин итүнең төп бурычларның берсе булып торуын искәртте. 2009 елда Татарстан федераль бюджеттан шул максатларга – эш урыннарын булдыру, эштән азат итү куркынычы янаган гражданнар өчен үз бизнесын һәм иҗтимагый эшләрне оештыру өчен – якынча 3 млн. сум алды.
Тулаем алганда, Татарстан Республикасы Премьер-министры Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе эшен уңай яктан тасвирлады.
Ведомствоның 2009 елдагы эшчәнлеге турында җентекле доклад белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе Данил Ибраһимов чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте