Рөстәм Миңнеханов «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме чараларында катнаша

11.06.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кыла.

Сәфәренең төп максаты – «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме чараларында катнашу.

«Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе сыйфатында Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашучыларга сәламләү сүзе белән чыгыш ясаячак. Чара «Президент-отель» кунакханә комплексы конференц-залында узачак.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре Ийяд Мәдәни белән очрашырга тиеш.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.