Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: «Яр Чаллы шәһәрендәге медицина үзәге Россиядә иң яхшылардан булачак»

31.12.2009

Кичә, 30 декабрь көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Яр Чаллы шәһәрендә ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе базасында (АМЯХ) төзелеп килүче югары технологияле медицина үзәген карарга барды. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгын Яр Чаллы шәһәре мэры Илдар Халиков озатып йөрде. Рөстәм Миңнеханов ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсен берничә ай элек карап йөргән иде. Хәзер исә монда авыруларны кабул итү бүлмәсе төзелгән, беренче реконструкция этабы мәйданнарындагы җиһазларны көйләп кулланышка кертү бара. Яр Чаллы шәһәрендәге МЧС тарафыннан “Оксион” мәгълүмати системасы урнаштырылган – монда һава торышы шартлары, юллардагы хәлләр турында оператив хәбәрләр килеп тора.
Илдар Халиков Югары технологияле медицина үзәгенең уникаль хастаханә генә булып калмыйча, Автоградның архитектур бизәге булачагын билгеләп үтте. “Җиһазлаган вакытта без мөмкин булган кадәр яңа архитектур алымнар файдаланырга тырыштык. Бина күләмле, берничә дәрәҗәле булачак, - диде ул. – Бина хастаханә кебек түгел, Яр Чаллының архитектур йөзем җимеше кебек күренсен өчен, югары катта кышкы бакча булачак.”
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы