Татарстан һәм Горький тимер юлы 2010 елда халыкка шәһәр яны транспорты хезмәтен күрсәтүне оештыру турында килешүгә кул куйдылар
29.12.2009
Бүген Казанда, Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында, Татарстан Республикасы һәм Горький тимер юлы – “Россия тимер юллары” (“РЖД”) ААҖ арасындагы хезмәттәшлек кысаларында, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Горький тимер юлы - “РЖД” ААҖ филиалының җитәкчесе Анатолий Лесун ике документка кул куйдылар.
Бу - 2010 елда Татарстан Республикасы территориясендә халыкка шәһәр яны транспорты хезмәтен күрсәтүне оештыру турында килешү һәм Татарстан Республикасы белән “РЖД” ААҖ арасында 2010 елда Татарстан Республикасы шәһәр яны поездларында тимер юл транспортының социаль хезмәтләрен алучы гражданнарны ташу турында килешү.
Кул кую Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнехановның Анатолий Лесун белән киләсе елга куелган мәсьәләләр турында фикер алышуы кысаларында оештырылды.
2009 елда башкарылган эш турында доклад белән Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Геннадий Емельянов чыгыш ясады. Ул 2009 елда, аерым алганда, Горький тимер юлының Казан бүлеге тарафыннан шәһәр яны юнәлешендә тимер юл транспорты белән 11 млн.га якын кеше ташылганын хәбәр итте. Расланган тариф (ун километрлы зона өчен 8 сум) Горький тимер юлы хезмәт күрсәтә торган регионнар арасында бүгенге көндә иң очсызы булып тора.
2010 елга куелган бурычлар арасында Геннадий Емельянов “Казан – Яшел Үзән”, “Казан - Паратск”, “Казан - Арча” юнәлешләрендә тиз йөрешле электропоездлар хәрәкәтен оештыруны атады. Моннан тыш, Татарстан Республикасы транспорт министры 2010 елда “Адмиралтейство бистәсе” һәм “Компрессорный” тукталышлары платформаларын реконструкцияләү кирәклеген билгеләп үтте.
Горький тимер юлының техник сәясәт хезмәте башлыгы Сергей Ефремов Казанда узачак 2013 елгы Универсиадасына әзерлек кысаларында пассажирларга транспорт хезмәтен күрсәтү проектын тәкъдир итте. Аерым алганда, ул шәһәр яны электротранспорт составын яңарту планлаштырылганын (заманча элетропоездлар, шул исәптән 2010-2011 елларда Мәскәү – Казан һәм Мәскәү – Түбән Новгород маршрутларында сыналачак ике катлы поездлар хисабына) хәбәр итте. Төсләргә килгәндә, кайбер электропоездлар Универсиада-2013 символика төсләре нигезендә җиһазландырылачаклар.
Аннан соң Сергей Ефремов гамәлдәге Казан вокзалы базасында транспорт-күчереп утырту төенен төзү концепциясен тәкъдим итте.
Пассажирларга транспорт хезмәтен күрсәтүне яхшырак оештыру өчен Универсиада-2013 кысаларында башка илләрнең масштаблы спорт чараларын, олимпиадаларны уздыру тәҗрибәсен өйрәнү планлаштырыла, дип хәбәр итте Сергей Ефремов.
“Содружество” ААҖ генераль директоры Денис Фадейкин “Содружество” шәһәр яны тимер юл компаниясе эшенең беренче айлары нәтиҗәләре турында хәбәр итте. “Содружество” ААҖ Татарстан һәм Удмуртия Республикалары хөкүмәт органнарының устав капиталлары катнашында булдырылган. Устав капиталлары өлешләре түбәндәгечә бүленгән: “РЖД” ААҖ – 50% минус 2 акция, Татарстан Республикасы Хөкүмәте – 25% плюс 1 акция, Удмуртия Республикасы Хөкүмәте – 25% плюс 1 акция. “Содружество” ААҖ Казан һәм Ижевск бүлекләре территорияләрендә (Татарстан, Удмуртия, Чувашия, Марий Эл, өлешчә Башкортстан, Мордовия, Пермь крае, Киров һәм Свердловск өлкәләре) шәһәр яны пассажир ташуларын башкара. Бүген бу юнәлешләрдә 81 пар электропоезд хәрәкәт итә.
Денис Фадейкин сүзләренә караганда, 2010 елга компаниянең төп бурычлары чыгымнарсыз эшчәнлек оештыру, керемне арттыру, нигезле тариф сәясәтен алып баруны тәэмин итү булачак.
Очрашуга нәтиҗәләр ясап, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов бүген кул куелган документларның стратегик характерга ия булуларын әйтте. “Без фикер алышкан барлык проблемалы сорауларны да эш режимында хәл итәчәкбез”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте