Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Зилә Вәлиева мәдәният учреждениеләренә яңа автомобиль ачкычларын тапшырдылар
29.12.2009
Бүген мәдәният учреждениеләренә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева яңа автомобиль ачкычларын тапшырдылар.
Тапшыру тантанасы “Казан” милли-мәдәни үзәге каршындагы мәйданда узды. Мәдәният учреждениеләре автопаркын 33 автомашина тулыландырды – 27 “Fiat Ducato” маркасы һәм 6 “НефАЗ” автомобиле.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты башлыгы Рөстәм Миңнеханов барлык җыелган кешене Яңа ел белән котлады һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең, финанс кризисы булуга карамастан, мәдәният тармагына ярдәм итә алуын билгеләп үтте.
“Без һәрвакыт иҗади коллективларыбызга ярдәм итәргә тырыштык. Транспортның таушалуы мәдәният учреждениеләрендә инде 80 % ка җиткән иде. Артистлар һәм музыкантлар гастрольләрдә йөриләр, һәм яхшы транспорт аларга куркынычсызлык, ә тамашачыларга яңа мөмкинлекләр тәэмин итәр. Бу – эшебезгә кирәкле әйбер,” – дип әйтте журналистлар белән интервьюда Зилә Вәлиева.
Бүген үк 2009 елда мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләренә ярдәм итү максатыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын тапшыру да булды. Грантлар дүрт номинациядә бирелде: “Иң яхшы җитәкче” (100 мең сум), “Профессионал” (70 мең сум), “Таяныч һәм абруй” (50 мең сум) һәм “Перспектива” (30 мең сум). Тулаем алганда, 62 мәдәният хезмәткәре республика грантлары лауреатлары булдылар.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы