2010 елда “Алабуга” махсус икътисади зонасы инфраструктурасы объектларының беренче чиратын төзүне тәмамлау планлаштырыла
29.12.2009
2010 елда “Алабуга” махсус икътисади зонасы инфраструктурасы объектларының беренче чиратын төзүгә финанслау күләме 1,5 млрд.сум тәшкил итәчәк. Шул исәптән, 1 млрд. сум – федераль бюджеттан һәм 500 млн. сум – Татарстан Республикасы бюджетыннан.
Бу турыда бүген “Алабуга” махсус икътисади зонасын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә “Алабуга” сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисади зона ААҖ генераль директоры Василий Кудряшов хәбәр итте.
Киңәшмә Татастан Республикасы Хөкүмәте Йортында үтте, аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
“Алабуга” махсус икътисади зонасы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясау һәм киләсе елга бурычлар билгеләүдә “Махсус икътисади зоналар” ААҖ генераль директоры Евгений Метельский катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте