Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов Казан шәһәре Идел буе районы балалар йорты тәрбияләнүчеләрен Яңа ел белән тәбрикләде
29.12.2009
Кичә, 28 нче декабрь көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов Казан шәһәре Идел буе районы балалар йорты тәрбияләнүчеләрен якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады.
Ул 45 тәрбияләнүчегә баллы бүләкләр, ноутбук һәм төсле принтер тапшырды, барысына да ныклы сәламәтлек, уңышлар, шатлык һәм елмаюлар теләп калды. “Һәрберегезнең дә бик талантлы булуын беләм, үз талантыгызны үстерегез, чөнки аннан киләчәгегез, уңышыгыз һәм безнең туган Татарстанның киләчәге тора,” – дип әйтте ул.
Борис Павлов шуны билгеләп үтте: яңа конкурентлыкка сәләтле продукция төрләрен ясап чыгару өчен укырга, үсәргә, алдынгы технологияләрне, шул исәптән мәгълүмати технологияләрне, нанотехнологияләрне кулланырга, ә Татарстан Республикасына дөньякүләм аренада лаеклы урын алырга кирәк.
Балалар кунаклар өчен бәйрәм концертын куйдылар.
Шуны әйтеп узабыз: Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасарының Яңа ел белән тәкбрикләүләре Казан шәһәре Идел буе районы балалар йорты тәрбияләнүчеләре өчен игелекле традициягә әйләнде: Борис Павлов инде биш елдан артык әлеге йортның попечительләр советы рәисе булып тора.
Белешмә өчен:
Балалар йорты ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясе булмаган балалар өчен ясалган, 3 яшеннән 17 яшенә кадәр булган 45 балага исәпләнгән.
Балалар йорты гаилә принцибы буенча эшли. Төркемнәр туганлык бәйләнеше буенча формалаштырылган. Йортта 8 гаилә яши, һәрберсе аерым бер бүлмәдә. Балалар микрорайон мәктәпләрендә укыйлар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте