Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: Казанда 2013 елгы Универсиадага әзерләнү кысаларында дүрт яңа автовокзал барлыкка киләчәк
28.12.2009
Бүген Татартан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Казанда, Оренбург трактында, “Южный” яңа автовокзалын тантаналы ачуда катнашты.
Әлеге объект төзелеше “2006-2013 елларга Татарстан Республикасы транспорт комплексын үстерү” республика максатчан программасын тормышка ашыру кысаларында алып барылды. Программа Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан төзелде, һәм аның буенча Казанда автовокзаллар челтәрен һәм төп шәһәрара автомагистральләрендә автостанцияләр төзү күздә тотыла.
“Южный” автовокзалын ачу тантанасында чыгыш ясаганда, Татарстан Республикасы Хөкүмәт башлыгы хәбәр иткәнчә, әлеге объект шәһәргә кирәкле, һәм аны “кичә үк кирәк булган объект” дип атарга була.
Казанда 2013 елгы җәйге Универсиаданы үткәрүгә әзерләнү кысаларында без транспорт хезмәте күрсәтү проблемасына, бигрәк тә пассажирларның республика каласы буенча хәрәкәт итүе проблемасына очрадык, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, бу Казанда яңа дүрт автовокзалны төзүгә китергән зур проектны тормышка ашыруның башлангычы булды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры “Южный” автовокзалын коммерцияле проект дип атады һәм аны тормышка ашырган инвесторларга рәхмәтен белдерде.
“Якын арада без башлаган эшебезне тулысынча тәмамлый алырбыз дип уйлыйм, һәм Казанга республиканың теләсә кайсы урыныннан керергә җайлы булачак,” – дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.
Үз чиратында, Казан мэры Илсур Метшин шуны әйтеп үтте: Татарстан каласының яңа транспорт схемасын тормышка ашыру кысаларында дүрт автовокзал – Оренбург трактында, Горький шоссесында, шулай ук Арча һәм Яр Чаллы юнәлешендә (КамАЗ юнәлеше) – төзү турында карар кабул ителде.
Күпчелек кунак өчен Татарстан каласы белән танышу аларның килеп төшү урыныннан башлана, дип әйтте Илсур Метшин. Бу – аэропортлар, авто- һәм тимер юл вокзаллары. Казан мэры да “Южный” автовокзалын төзү партнерларына рәхмәтен белдерде һәм проектның, кризис елы булуына карамастан, уңышлы тормышка ашырылуы турында әйтте.
Шуны әйтеп узабыз: Оренбург трактындагы автовокзал төзүне үз акчаларына “Республика автовокзаллар һәм автостанцияләр берләшмәсе” холдинг компаниясе” ЯАҖ алып барды. Инвестицияләр күләме 150 млн. сум тәшкил итте, шул исәптән 75 млн. сум – инвестор акчалары, икенче яртысы – “Ак Барс” һәм “Казанский” банклары кредитлары.
“Казанский ГипроНИИавиапром” ЯАҖ төзегән проект Архитектура һәм шәһәр төзү идарәсендә килешенде, дәүләт экспертизасының уңай нәтиҗәсен алды.
Төзелеш мәйданы 1004 кв.м. тәшкил итә, шул исәптән утырту платформасы мәйданы 190 кв.м., бинаның тулаем мәйданы 2250 кв.м. (кассалар, көтү залы, ана һәм бала бүлмәсе, медицина пункты, саклау камерасы) тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте