ТР Премьер-министры Илдар Халиков парк һәм скверларны реконструкцияләүгә багышланган пресс-конференциядә катнашты
06.06.2015
Татарстан Республикасында Парк һәм скверлар елы кысаларында Казанда якынча 30 бакча һәм паркларны реконструкцияләү планлаштырыла. Бу хакта бүгенТатарстан Премьер-министры Илдар Халиков пресс-конференциядә хәбәр итте.
100 объектта инде эшләр бара, дип ачыклады ул.
“Барлык эшләр дә август ахырына төгәлләнәчәк. Аеруча катлаулы очракларда көз көне тәмамланачак”,- диде Илдар Халиков.
Казанда 700 яңа агачлар, 6,5 мең куаклыклар булачак, 35 км яңа җәяүле һәм велосипед юллары, 19,5 мең кв. метр асфальт юл салыначак, 1025 төрле төрдәге эскәмияләр, 700 кв. метр мәйданда беседкалар куелган.
Пресс-конференциядә шулай ук Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман катнашты.
Республика ММЧ материаллары буенча.