Илдар Халиков Fitch Ratings халыкара рейтинг агентлыгы вәкилләре белән очрашты
02.06.2015
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Fitch Ratings халыкара рейтинг агентлыгы вәкилләре белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда шулай ук ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин катнашты.
Ике яктан да катнашучылар заманча шартларда икътисад үсеше, сәнәгать торышы һәм башка актуаль мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.
Илдар Халиков Fitch агентлыгы Татарстан Республикасы белән күптән хезмәттәшлек итә һәм төбәк икътисадында барган барлык процесслар белән яхшы таныш, дип искә төшерде.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.