Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Физик культура һәм спортны үстерү буенча РФ Президенты каршындагы Совет утырышында катнаша. Утырышны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин уздыра.
Төп тема – Россия Федерациясендә югары казанышлар спортын үстерү һәм профессиональ спортны, профессиональ оешмаларның эшчәнлеген хокукый җайга салу.
Владимир Путин утырышны башында төп мәсьәләләрне билгеләде. Алар арасында – профессиональ спорт оешмалары эшчәнлегенә шартлар булдыру, спортның материаль-техник нигезе, барлык олимпия һәм параолимпия спорт төрләрен федераль тренеровкалар үзәкләре белән тәэмин итү, зур спортның фәнни нигезен үстерү һәм башкалар.
РФ Президенты билгеләгәнчә, утырыш кысаларында бер елдан соң узачак Рио-де-Жанейродагы уеннарга әзерләнү барышы, Бакудагы Беренче Европа уеннарына илкүләм җыелма команда әзерлеге турында да ишетәсе килә.
Моннан тыш, аның сүзләренчә, футбол темасы аерым сөйләшүне таләп итә. «Сүз 2018 елгы дөнья чемпионаты турында гына түгел, ә инфраструктура төзелеше һәм безнең җыелма команда әзерлеге турында да бара. Беренче чиратта, гомумән футбол үсеше турында, Россия Федерациясе регионнарында футбол үсеше турында әйтәм. Безнең Советның якындагы утырышын шул мәсьәләгә багышлавыбызны дөрес дип саныйм», - дип әйтте Владимир Путин.
«Профессиональ спорт субъектларының, прпофессиональ клублар һәм лигаларны да кертеп, хокукый статусын ныгытырга кирәк, аларны оештыру тәртибен, бөтенроссия федерацияләре һәм дәүләт белән, шул исәптән Россия чемпионатларын уздыру мәсьәләсе буенча, хезмәттәшлек итү тәртибен билгеләргә кирәк», - дип белдерде утырышта Владимир Путин.
Физик культура һәм спортны үстерү буенча РФ Президенты каршындагы Совет утырышы турында тулырак мәгълүтам: http://www.kremlin.ru/events/president/news/49615