Рөстәм Миңнеханов "Кама Аланы" индустриаль паркында яңа җитештерү линияләрен эшләтеп җибәрүдә катнашты

29.05.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Кама Аланы" индустриаль паркы территориясендә стретч-тасма җитештерү буенча ике яңа линияне эксплуатациягә тапшыру тантанасында катнашты.

Тантанада шулай ук Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, "Таиф" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, "Нижнекамскнефтехим" ҖАҖ генераль директоры Владимир Бусыгин һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов башта индустриаль паркның 7 ел эчендә төп үсеш этапларын чагылдыручы стендларны карады. "Кама Аланы" индустриаль паркына 2008 елда нигез салынган. Җитештерү мәйданчыклары Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогында урнашкан. Анда скретч-тасмалар, полипропилен мультифиламент һәм пневмотекстурланган җепләр чыгарылачак. "Кама Аланы" индустриаль паркының база предприятиесе – "Нижнекамскнефтехим" ҖАҖ. Төп продукцияләрне җитештерү өчен чимал полиэтилен һәм полипропилен булачак, аны "Нижнекамскнефтехим" ҖАҖ предприятиесендә җитештерәчәкләр.

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, 2014 ел эчендә предприятие 26 638 тонна продукция җитештергән, 26 314 тонна полимер эшкәрткән, шул исәптән «Нижнекамскнефтехим» ҖАҖ җитештергәнне - 21 336 тонна. 2015 елга 51,5 мең тонна продукция чыгару планлаштырыла, 51,2 мең тонна полимер эшкәртеләчәк, шул исәптән – 42,8 мең тоннасы «Нижнекамскнефтехим» ҖАҖ җитештергәнне.

Кунаклар җитештерү мәйданчыкларын карап чыкканнан соң яңа җитештерү линияләрен эшләтеп җибәрү тантанасында катнаштылар.

Чыгышында Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2008 елгы кризис чорында моношәһәрләргә, шул исәптән Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогына ярдәм күрсәтү турында карар чыгарылган. "Бу мәйданчык, беренчедән, Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә, икенчедән бу проектны гамәлгә ашыруда катнашучы "Нижнекамскнефтехим" ААҖ ярдәме белән пәйда булды ", - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда кече һәм урта бизнес предприятиеләрендә 30-50% полимер эшкәртү турында карар кабул ителгән. "Бу бурыч тулысынча үтәлде", - диде ул.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы ассызыкалаганча, яңа җитештерү линияләрен эшләтеп җибәрү нефть химиясе продуктларын эшкәртү күләмен икеләтә арттырачак.

Индустриаль парк хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы билгеләп үткәнчә, яңа линияләр проект куәтен алганнан соң Россия базарында предприятие өлеше 50% тәшкил итәчәк.

Михаил Бабич, хезмәткәрләрне бу вакыйга белән котлап ассызыклаганча, "Кама Аланы" ИП Россиядә индустриаль парклар үстерүнең уңышлы үрнәге булып тора.

"Кама Аланы" индустриаль паркы эшчәнлеге асылда импортны алмаштыру программасын үтәүгә юнәлә, диде Михаил Бабич.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Бабич "Кама Аланы" индустриаль паркында яңа җитештерү линияләрен эшләтеп җибәрүгә символик старт бирделәр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.