Татарстанда Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү барышында 74 мең 691 юбилей медале тапшырылган
19.05.2015
Татарстанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү көннәрендә 74 мең 691 юбилей медале тапшырылган, шул исәптән 150 бүләкне фронтовиклар республика җитәкчелегеннән алды.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта журналистларга Татарстан Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев хәбәр итте. Аның сүзләренчә, ветераннарның үлеме һәм аларның якын туганнары булмау сәбәпле, 3123 медаль иясез калган. Чил илдә дәваланучы 2 ветеранга исә дәүләт юбилей бүләкләре кайткач тапшырылачак.
Соңгы елларда ветераннарга 18 мең фатир бирелгән, хәзерге вакытка торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган 200 кеше исәптә тора, дип белдерде Васыйл Шәйхразиев. Алар 2016 елда тулысынча торак белән тәэмин ителәчәк.
Вице-премьер хәбәр иткәнчә, бүген Татарстанда 76 меңнән күбрәк Бөек Ватан сугышы яши, аларның 72 меңе – тыл хезмәтчәннәре.
“Татар-информ” МА