Илдар Халиков Венгриянең Казандагы Генераль Консулы Ференц Контра белән очрашты

18.05.2015

Бүген татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Венгриянең Казандагы Генераль Консулы Ференц Контра белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Ике яктан да очрашуда катнашучылар Венгрия белән Татарстанның үзара файдалы мөнәсәбәтләренең киләчәктәге үсеше мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

ТР Премьер-министры Ференц Контраны ТР Хөкүмәте исеменнән сәламләп, башка илләрнең консуллыгы белән эшләү тәҗрибәсеннән күренгәнчә, бу эшчәнлек, башка дәүләт структураларына караганда, Хөкүмәт белән эшләүне таләп итә, дип билгеләде.

Илдар Халиков шулай ук искә төшергәнчә, бүген Венгрия белән Татарстанның инде гамәлдә булган һәм перспективалы багланышлары күп.

Белешмә өчен:

Ференц Контра – 2008 елның 19 маеннан Венгрия Республикасының Беларуссия Республикасындагы Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле вәкиле.
2015 елның 22 апреленнән Венгриянең Казандагы Генераль Консулы.


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.