Татарстанда авыр чыгарыла торган нефть буенча гомумроссия полигоннары булдырылачак

16.05.2015

ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген РФ табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской белән очрашты. Анда Сергей Донской белән Рөстәм Миңнеханов РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы белән Татарстан Республикасы арасында нефть ятмалыра эзләүнең яңа технологияләрен эшләү һәм кертү, разведка, авыр чыгарыла торган запасларны углеводород чималы ресурсларын эшкәртү һәм үзләштерү буенча полигон булдыру турындагы килешү имзаладылар.


Сергей Донской белдергәнчә, яклар Татарстан территориясендә ике тәҗрибә полигоны булдыру өчен уртак көч куячак.


Шулай ук фәнни-тикшеренү, тәҗрибә-методик эшләр үткәрү һәм федераль һәм республика бюджеты, табигый байлыкларны кулланучылар һәм башка кызыксыну белдергән инвесторлар акчасына аларны ТР территориясенә кертү каралган.


Килешү кысаларында эшләнгән технологияләр Россиянең башка нефть-газ төбәкләренә дә тарату ниятләнә.


Хезмәттәшлек формалары арасында фәнни-техник алмашу, шул эшчәнлек өчен имин инвестицион мохит формалаштыру да бар.


Рөстәм Миңнеханов Татарстан өчен әлеге килешүнең әһәмиятле булуы турында белдерде. “Татнефть” компаниясенең 45 процент запасы авыр чыгарыла торган категориягә керә. “Татнефть”нең табигый битум чыгару тәҗрибәсе бар, 2017 елда аның күләме 2 млн тоннага җитәргә тиеш, дип белдерде ул. Катлам (сланец) нефте буенча эш башланган, нәтиҗәләре дә бар. Мондый шартларда югары технологияләр әһәмиятле, бу эштә федераль үзәкнең ярдәме кирәк. Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы сүзләренчә, килешү нәтиҗәле карарлар кабул итү һәм эшләү мөмкинлеге бирәчәк.


Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары – Җир асты байлыкларыннан файдалану федераль агентлыгы җитәкчесе Валерий Пак, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наиль Маганов һ.б. катнашты.


"Татар-информ" МА.