Рөстәм Миңнеханов кандидатурасы партия праймеризында катнашуга тәкъдим ителде
15.05.2015
Бердәм Россия" сәяси партиясе праймеризында катнашырга ТРның хәзерге лидеры Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын тәкъдим итте. Аны бүген Татарстан Халыклар дуслыгы йортында узган "Татартан - Яңа гасыр" иҗтимагый оешмасы сәяси советының киңәйтелгән утырышында иҗтимагый хәрәкәт исеменнән аның әгъзасы, Чистай шәһәре муниципаль перенаталь үзәге баш табибы Светлана Филиппова тәкъдим итте.
"ТР Дәүләт Советы Рәисе, "Татарстан - Яңа гасыр" иҗтимагый оешмасы сәяси советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин: "Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын тәкъдим итү өчен бик күп сәбәпләр бар. Аның Татарстанда һәм Россиядә рейтингы бик зур. Ул субъектлар җитәкчеләре арасында беренче өчлеккә, ә Татарстан икътисади үсеш буенча беренче бишлеккә керә. Рөстәм Нургали улы бик күп эшли һәм бик мобиль кеше, - дип билгеләп үтте. - Татарстан Президенты булудан тыш, ул Россиянең Икътисади ассоциациясенә дә җитәкчелек итә, һәм федераль хакимият фикерен истә тотып, бик күп аналитик утырышлар уздыра.”
ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов милләтләр һәм конфессияләр арасында булган яхшы мөнәсәбәтләрнең кыйммәтен белә торган кеше, дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин.
"Республикада 117 төрле милләт вәкиле бар һәм алар менә бу төзекләндерелгән бу матур бинага җыйналып, үзләрен борчыган мәсьәләләр хакында фикер алыша, балалар өчен якшәмбе мәктәпләре эшләп килә. Моны татарлар да, руслар да, чуашлар да, башка милләт вәкилләре дә югары бәяли", - диде ул.
“Татар-информ” МА язмасы буенча
Роберт Горбунов фотолары