Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Борис Павлов “Нанотехнологияләр. Казан – 2009” I халыкара махсуслашкан күргәзмәсе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты
10.12.2009
9 нчы декабрьдә Казанда, “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә “Нанотехнологияләр. Казан – 2009” I халыкара махсуслашкан күргәзмәсе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Анда Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов катнашты.
“Наноиндустрия өлкәсендәге иң яхшы инновацион идея” номинациясендә түбәндәге компанияләр җиңеп чыкты: ЦНИИМАШИНОСТРОЕНИЯ Федераль космос агентлыгы (Мәскәү) – “Фуллеренлы корым алу технологиясе” (алтын медаль); Белгород дәүләт университеты” югары һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе (Белгород) – “Наноструктуралы титан һәм титан эретмәләре нигезендә яңа буын медицина имплантатлары җитештерүнең тәҗрибә-сәнәгать технологияләрен булдыру” (көмеш медаль); Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Информатика институты дәүләт бюджет учреждениесе (Казан) – “Квант компьютерлары математикасы һәм физикасы” (бронза медаль).
“Фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эше өлкәсендәге иң яхшы инновацион наноиндустрия проекты” номинациясендә җиңүчеләр: “НУРан” ЯАҖ (Казан) – “Россия Федерациясенең кабель һәм торба сәнәгате өчен нанодисперсияле полимер композицион материаллар җитештерү” (алтын медаль); “Удмуртия Республикасының Региональ наноиндустрия үзәге” коммерцияле булмаган автономияле оешмасы (Ижевск) – “Наноиндустрияне үстерү максатыннан, Удмуртия Республикасы галим һәм белгечләренең көчләрен берләштерү” (көмеш медаль); А.Н.Туполев исемендәге КДТУ (Казан) – “Наноүлчәмле кисәкчекләр (углеродлы наноторбачыклар, наноалмазлар) ярдәмендә модификацияләнгән полимерлар җитештерү” (бронза медаль).
“Сәнәгатьтә иң яхшы инновацион наноиндустрия проекты” номинациясендә җиңүчеләр: “Данафлекс” ЯАҖ (Казан) – “Бөгелүчән төргәк җитештерү өчен кирәкле үтә күренмәле югары барьерлы полимер пленкалар ясау технологиясен үзләштерү һәм җитештерүне оештыруда нанотехнологияләр куллану” (алтын медаль); НТ-МДТ компаниясе (Мәскәү) – “Нанотехнология җиһазларын уйлап табу һәм җитештерү” (көмеш медаль); КДТУ (Казан) – “Үтә югары молекулалы полиэтиленнан ясалган югары чыдамлыктагы нанокристаллик югары модульле полиэтилен сүсеннән “полиэтиленпластик” композицион материалын җитештерү” (бронза медаль).
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте