Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Иваново өлкәсе губернаторы Павел Коньков белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан белән Иваново өлкәсе арасында киләчәктә хезмәттәшлекне үстерү өчен күп юнәлешләр бар.
Ул ассызыклаганча, Иваново өлкәсе – Россиянең текстиль сәнәгате үзәге. Регион шулай ук үзенең төзелеш техникасы белән мәгълүм (өлкәдә Россия автокраннарының 70%ы җитештерелә).
«Безнең эшлекле багланышларыбызны киңәйтергә вакыт, – диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. – Соңгы еллар эчендә товар әйләнеше 3,2 млрд. сумнан артык. Товар әйләнеше күләме зур булса да, структурасы чикле».
Татарстан регионга йөк һәм җиңел автомобильләр, кайбер азык-төлек продуктлары һәм көнкүреш химиясе товарлары китерә. Иваново өлкәсеннән республикага ювелир әйберләр, тукымалар, мебель һәм ит продуктлары китерелә. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, номенклатураны һәм күләмнәрне тамырдан киңәйтергә кирәк.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы текстиль кластерны мөһим юнәлеш дип атады. Татарстан белән Иваново өлкәсе арасында Текстиль сәнәгатьне модернизацияләү турында 2009 елгы килешүне гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанда полиэтилентерефталат җитештерү заводы төзү һәм полиэтилентерефталат нигезендә химик җепселләр җитештерү планлаштырылган иде. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда әлеге проект эшләнгән һәм Идел буе газ-нефть химиясе кластерының төп инвестицион проектлары исемлегенә кертелгән иде.
Павел Коньков үз чиратында Рөстәм Миңнехановка кунакчыллык өчен рәхмәт белдерде һәм регионнар арасында электән килгән дустанә һәм эшлекле элемтәләр хөкем сөрә. Киләчәктә дә багланышларны үстерергә һәм ике яклы хезмәттәшлекне яңа дәрәҗәгә чыгарырга кирәк, диде ул.