Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Австрия Республикасында
10.12.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Австрия Республикасында.
Республика делегациясе составында Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының тышкы икътисади эшчәнлек буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов та бар.
Австрия башкаласы Венага визит барышында БМО ның Сәнәгый үсеш оешмасы (ЮНИДО) һәм Татарстан Республикасы арасында төзелгән хезмәттәшлек итү турындагы Меморандумга кул куелачак.
Көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Австрия Республикасының Федераль Икътисад палатасы президенты Кристоф Ляйтл, “BERTSCH” GmbH компаниясе президенты Хуберт Берч белән очрашырга тиеш. Моннан тыш, Австриянең Федераль Икътисад палатасы бинасында Татарстан Республикасының икътисади һәм инвестицион потенциалын тәкъдир итү булачак.
Шуннан соң Сәнәгатьчеләр союзы президенты доктор Вайт әфәнде Зоргер һәм GE Energy Jenbacher компаниясенең генераль директоры Прэди Иянки белән очрашу планлаштырыла.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте