Илдар Халиков Majid Al Futtaim компаниясе вәкилләре белән очрашты

12.05.2015

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Majid Al Futtaim ( Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) компаниясе вәкилләре Франк Витек һәм Пьер Кассиматис белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Бохараев катнашты.

Илдар Халиков һәм Majid Al Futtaim компаниясе вәкилләре сәүдә өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә кертү перспективалары хакында фикер алыштылар. Премьер-министр билгеләгәнчә, аерым игътибар бүген Татарстанда чит ил капиталын җәлеп итү һәм инвесторлар өчен тулысынча әзерләнгән техно- һәм индустриаль парклар төзүгә бирелә.

Majid Al Futtaim Retail компаниясе башкарма директоры Франк Витек компаниянең төп эшчәнлеге сәүдә өлкәсе һәм күчемсез милек белән эшләү икәнен белдерде. "Без дөньяның 13 илендә эшлибез һәм хәзер Россия белән эшләргә телибез. Татарстан Үзәк Азия белән янәшә урнашкан. Шуның белән бергә сез Россиянең югары үсеш алган төбәкләренең берсе буларак билгеле ", - дип өстәде ул.

Франк Витек ассызыклаганча, Majid Al Futtaim Retail компаниясенең Татарстан белән хезмәттәшлегендә берничә вариант бар, болар – төзелеш, сәүдә өлкәсе һәм хезмәт күрсәтүдә. Шулай ук компания Казанда үзенең гипермаркетлар челтәрен ачу мөмкинлеген дә карый.

ТР Президенты матбугат хезмәте