Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: тәкъдим итү хатлары волонтерларга эшкә урнашкан вакытта ярдәм итәчәкләр
09.12.2009
Пленар утырыш барышында 500 дән артык делегат студентлар үзидарәсе проблемалары, белем алу мәсьәләләре һәм фәнни кызыксынулар, актуаль социаль проблемалар, студентлар арасында эшмәкәрлек, физкультура һәм спорт үсеше мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда беренче студентлар форумы 1996 елда үткәрелгән иде.
Студентлар алдында чыгыш ясаганда, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов вузлар инфраструктурасының халыкара стандартларга туры килергә тиешлеген билгеләп үтте.
Аның фикеренчә, Казанның 2013 елда Универсиада үткәрү хокукын алу факты республиканың дөньяга танылуына ярдәм итәргә тиеш.
“Безгә якынча 180 ил вәкиле – Универсиадада катнашучылар киләчәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бик күп студент Казанның ни икәнен күрәчәк, аның мөмкинлекләрен бәяләчәк. Казанны бөтендөнья белем бирү үзәге итү хыялыбыз тормышка ашмаслык әйбер түгел”.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы республика волонтерларына төрле проектларда (аерым алганда, Белградта (Сербия) 2009 елда үткәрелгән җәйге Универсиадада) уңышлы башкарган эшләре өчен рәхмәтен белдерде. Ул безнең волонтерларның республика гына түгел, тулаем Россия исеменнән эш йөртүләрен искә төшерде. Аларның хезмәтенең күп кенә чараларның оештыручыларыннан иң югары бәя алуы нык шатландыра.
Татарстан Республикасы Премьер-министры сүзләренә караганда, Татарстан волонтерлары рейтингы җитәрлек дәрәҗәдә югары, һәм 2013 елгы Универсиададан соң аларның Сочида үткәреләчәк 2014 елгы Олимпиадада катнашаячаклары турында алдан килешү дә бар.
Ул студентлар тәкъдим иткән волонтерларга ярдәм күрсәтү формасын хуплады. Чынлап та, бүгенге көндә вузны тәмамлаучыларга эш эзләп табу шактый кыен, һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры тәкъдим итү хатлары бу сорауда ярдәм итәчәк, дип саный.
Рөстәм Миңнеханов бүген студентларның һәм вузны тәмамлаучыларның үзләренең җитди инновацион проектларын тормышка ашыру өчен республика технопарклары белән тиешле элемтәләре булмавын да билгеләп үтте. Ул фәнни эшләр башкаруга грантларны күпкә өлкән яшьтәге кешеләрнең алуына, алар арасында студентларның булмавына канәгатьсезлеген белдерде.
“Киләчәктә конкурентлыкка сәләтегез алган белемнәрегезне ничек файдаланачагыгыздан тора, - диде ул. – Сездән яңа инновацион идеяләр кабул итәрбез дип өметләнәм.”
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов шуны билгеләп үтте: “Татарстан, югары уку йортлары саны күп булуы, интеллектуаль потенциал һәм әзерлекле кадрлар булу сәбәпле, чит ил инвесторлары өчен үзенә җәлеп итә торган регион булып тора.”
Россия һәм чит ил инвесторлары өчен бүгенге көндә регионда инфраструктура, логистика, һәм аннары бизнес үстерү өчен кадрлар һәм белгечләр булу мөһим, дип саный Татарстан Республикасы Премьер-министры. Һәм Татарстан аның югары уку йортлары һәм кадр потенциалы белән шул яктан инвесторларны үзенә җәлеп итә торган зона булып тора.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте