Хезмәт базарында киеренкелене киметү буенча өстәмә чараларның региональ программасы проекты өчен 2010 елда 6612,9 млн. сум кирәк булачак

07.12.2009

Татарстанда 2010 елга хезмәт базарында киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән өстәмә чараларның яңа региональ программасы проекты әзерләнде, ул 2009 елдагы программаның дәвамы булып тора.
Программа проектын “2009 елда хезмәт базарында киеренкелекне киметү буенча республика программасының тормышка ашырылуы һәм 2010-2011 елларга бурычлар турында” киңәшмәсендә Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин тәкъдир итте. Киңәшмә Бөтендөнья Банкы делегациясе катнашында видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды, аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Равил Моратов үткәрде.
“2010-2011 елларда программаның төп акценты икътисадны киңәйтүгә, инновацион технологияләрне үстерү һәм кулланышка кертүгә, төбәк икътисадын үзгәртеп коруга, башкалар җилкәсендә яшәү рәвеше белән көрәшкә һәм кече эшмәкәрлекне үстерүгә юнәлтелә” – дип хәбәр итте Айрат Шәфигуллин.
“Программа шуңа юнәлтелгән: безнең хезмәтне тоткарлаучы түгел, ә чын-чынлап квалификацияле, эшкә омтылган эшче көчләребез булырга тиеш. Кризис кичергән предприятиеләребез тагын да нәтиҗәлерәк эшләячәкләр, югары хезмәт җитештерүчәнлегенә ирешәчәкләр. 2010 елда 200 махсус эш урыны булдыру, республика предприятиеләрендә эш бирүченең эш урыннарын җиһазландыру өчен махсус тотылган чыгымнарын каплау күздә тотыла. Документ эш бирүчеләргә инвалидларны хезмәткә урнаштыру максатыннан махсус эш урыннарын булдыруга да стимул бирәчәк. Шулай ук хезмәткәрләрне социаль өлкәдә эшкә тарту һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә кече бизнесны үстерү дә карала”, - дип сөйләде министр.
Хезмәт ресурслары базарын киңәйтү яңа программаның максаты булып тора.
Бу максатка ирешү – Татарстан Республикасының 2020 елга кадәр үсеш стратегиясе белән Идел буе Федераль округы үсеше стратегиясен интеграцияләү ул. Программаның төп бурычлары булып югары технологияле производстволарда яңа эш урыннары булдыру, өстәмә кыйммәтне арттыру, монопрофильле торак пунктларның үсешенә ярдәм итү тора. Программаны тормышка ашыру кысаларында монопрофильле шәһәрләрне үстерү проекты сыйфатында Кама Аланы туристик-сәламәтләндерү паркы төзү буенча чаралар планлаштырыла. Проектның максаты булып 5 муниципаль районда 1750 яңа эш урыннары булдыру тора. Бу республикада гына түгел, ә бәлки Россия Федерациясендә дә пилот проект булып санала.
Программа үз эченә мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга ярдәм күрсәтү, белгечләрнең квалификациясен күтәрү һәм яңа һөнәргә әзерләү, кече бизнес һәм мөстәкыйль мәшгульлекне үстерү, социаль һәм икътисади яктан нигезләнгән микъдарда җәмәгатьчелек эш урыннарын саклауны да ала. Соңгы пунктны автомобиль юлларына хезмәт күрсәтүче предприятиеләрдә җәмәгать һәм вакытлыча эш урыннары булдыру хисабына тормышка ашырып була. Шул ук вакытта регион юлларын һәм ясалма корылмаларны карап тоту һәм төзекләндерүне тиешле нормага китерүдә иң югары мөмкинлекләргә ирешү дә планлаштырыла.
Югары хезмәт җитештерүчәнлегенә ия булган даими эш урыннары булдыру һәм уртача хезмәт хакының рациональ куллану бюджетына тигез булуы хезмәт базарын киңәйтүнең төп билгеләре булуын исәпкә алсак, әлеге параметрларның программаның нәтиҗәлелеген билгеләүче индикаторлар булуын күрербез.
Республикада килеп туган социаль-икътисади хәлдән чыгып программа проектында эштән чыгарылу куркынычы янаган хезмәткәрләргә алдан ук һөнәри белем бирү чаралары билгеләнгән. Бюджет-финанс ресурсларының таләп ителгән гомуми күләме 6612,9 млн. сум тәшкил итә, шуның 330 млн. сумы Татарстаннан, 6282,9 млн. сумы Россия Федерациясе бюджетыннан билгеләнәчәк.
Тулырак – “Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгында: http://www.tatar-inform.ru/news/2009/12/07/196879/
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы