Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексын төзү мәсьәләләре буенча киңәйтелгән киңәшмә үткәрде
05.12.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында Түбән Камада Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексын төзү проектын тормышка ашыру мәсьәләсе буенча киңәйтелгән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә катнашучылар (алар составында проект институтлары һәм төзелеш оешмалары җитәкчеләре дә бар) төзелешнең барышы, “ТАНЕКО” мәйданчыгында төзелеш-монтаж эшләрен башкарып чыгу сроклары турында фикер алыштылар.
Моннан тыш, 2010 елда башкарылачак эшләрнең директив сроклары билгеләнде.
Киңәшмә кысаларында доклад белән Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры – Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексын төзү буенча республика штабы җитәкчесе Марат Хөснуллин, “ТАНЕКО” ААҖ нең генераль директоры Хәмзә Баһманов чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте