Татарстанның беренче вице-премьеры Равил Моратов Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының Президиум утырышында катнашты
04.12.2009
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының Президиум утырышы булды. Аны Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе – Чирмешән муниципаль районы муниципаль берәмлеге башлыгы Минсәгыйт Шакиров үткәрде.
Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, Татарстан Республикасы Президенты администрациясе җитәкчесе Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Валентина Липужина, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ җитәкчесе Рифкать Миңнеханов һ.б. катнашты.
Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы Президиумы әгъзалары караган мәсьәләләрнең берсе – республикадагы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү буенча методик тәкъдимнәр. Доклад белән Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Алевтина Кудрявцева чыгыш ясады.
Моннан тыш, утырышта муниципаль ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен кирәкле заказларны бер урында урнаштыру, Татарстанның муниципаль берәмлекләрендә мәктәп автобусларының эшен оештыру мәсьәләләре турында да фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте