Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Фән-техника өлкәсендә кече предприятиеләргә венчурлы инвестицияләр кертүне үстерүгә ярдәм итү фондының Химаячеләр советы утырышын үткәрде
01.12.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Фән-техника өлкәсендә кече предприятиеләргә венчурлы инвестицияләр кертүне үстерүгә ярдәм итү фондының Химаячеләр советы утырышын үткәрде.
Утырышта катнашучыларга “Ак Барс Капитал” идарә компаниясенең “Татарстан Республикасының фән-техника (югары технологияләр) өлкәсендә кече предприятиеләргә инвестицияләр кертү региональ венчур фонды” ябык пай инвестиция фонды акчасы белән идарә итү турындагы хисабы тәкъдим ителде. Фонд 2007 елның 12 нче октябрендә, җиде еллык вакытны күздә тотып, дәүләти-шәхси партнерлык принциплары нигезендә 300 млн сум күләмендә оешкан.
Әлеге чор дәвамында “Ак Барс Капитал” идарә компаниясе “Татарстан Республикасының фән-техника (югары технологияләр) өлкәсендә кече предприятиеләргә инвестицияләр кертү региональ венчур фонды” ябык пай инвестиция фонды акчасына ике проектны финанслаган. Болар – трактор һәм автомобильләр өчен күп төрле режимлы сыекча ягып җылыту җайланмасын эшләү һәм җитештерү проекты (“Җылыту системалары” ҖЧҖ), аз җитештерүчәнлектәге автоматлашкан газ бүлү станцияләрен (АГРС) булдыру проекты (“АГРС” фәнни-техник үзәге ҖЧҖ).
Химаячеләр советы “Ак Барс Капитал” идарә компаниясенең хисабын хуплады. Моннан тыш, ул 2010 елга төзелгән финанс планын да карады.
Татарстан Республикасындагы Фән-техника өлкәсендә кече предприятиеләргә венчурлы инвестицияләр кертүне үстерүгә ярдәм итү фондының Химаячеләр советы утырышларын квартал саен үткәрергә карар кылдылар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте